Ахамкара (аханкара; , ) — үзаңны, үзенең "мин" турында аңлауны, эгоны атаучы Санскрит төшенчәсе. Һинд фәлсәфәсендә санкхья мәктәбенең бер концепциясе булып тора. Беренче мәртәбә Упанишадаларда очрый: "Чхандогья-упанишада" һәм "Прашна-упанишада"да. "Прашна-упанишада"да ахамкара дүрт ("эчке коралларның") Антахкараналарның берсе дип тасвирлана, буддхи, читта һәм мáнас белән беррәттән. "Чхандогья-упанишада" ахамкара турында үзаң буларак турында сөйли, атманны тәннән аера алмаганнар, эго (ахамкараны) матди тән белән тәңгәлләштерәләр дип раслана.
«Сиддха-сиддханта-паддхати»да ахамкараның түбәнге чагылышлары санап үтелә: абхимана — үзлек хисе, эго; мадия — тән хисе, фикерләрнең һәм хисләрнең үзенеке итеп; мама-сукха — үз бәхет фикере; мама-дукха — үз бәхетсезлек фикере; мама-ида — берәр нәрсәгә дә була үзең генә ия булу хисе.
Искәрмәләр
Әдәбият Kiran Kumar K., Ego and ahamkara: Self and identity in modern psychology and Indian thought,2011
Төркем:Һинд дине