Энди Макдауэлл, Розали Андерсон (Энди) Макдауэлл (, 1958 елның 21 апреле, АКШ, Көньяк Каролина штаты, Гафни) — АКШ кино актрисасы, модель. Каннар кинофестиваленың «Алтын камера» премиясе һәм Франциянең милли «Сезар» кинопремиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 21 апрелендә АКШның Көньяк Каролина штаты Гафни () шәһәрендә туган. Әтисе Марион урман сәнәгатендә, әнисе Полин музыка укытучысы булып эшли. Кечкенәдән бутик һәм кафе-барда эшләргә туры килә. 1980 еллар башыннан модель бизнесы эшенә керешә. Ив-Сен Лоран (Yves Saint Laurent), Армани, Анна Кляйн һ. б. брендлар белән хезмәттәшлек итә. 2000 елларда L’Oréal фирмасының реклама роликларында төшә. Экраннарга беренче тапкыр 1984 елда чыга: «Грейстоук: маймыллар хакиме Тарзан турында легенда» фильмында уйный. Станиславский алымы буенча актерлык осталыгы курсларын тәмамлагач, «Секс, ялган һәм видео» фильмында төшә, һәм бу юлы танылу ала, «Алтын глобус» премиясе бәйгесендә катнашуга юл ачыла. «Яшәп тору өчен рөхсәт» (, 1991), «Байбак көне» (, 1993), «Дүрт туй һәм бер җирләү» (, 1994) фильмнарында баш рольләрдә уйный.
Гаилә хәле I ире (1986-1999 елларда) — Пол Кволли. Балалары: улы Җастин (1986), кызлары Рейни (1989), Маргарет (1995). II ире (2001—2004 елларда) — Ретт Хартцог, бизнесмен.
Әдәбият Безнең кавем. Энди Макдауэлл. «Сөембикә», 2018 ел, апрель, 63нче бит.
Сылтамалар Andie MacDowell
Искәрмәләр
Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Фотомодельләр Төркем:«Сезар» премиясе лауреатлары Төркем:«Сатурн» премиясе лауреатлары