Тамара Носова, Тамара Макар кызы Носова (, 1927 елның 21 ноябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү — 2007 елның 25 марты, шунда ук) — РФ кино актрисасы, РФ халык артисты (1992). Сталин премиясе лауреаты. Күпчелек комик пландагы рольләрдә уйнап, танылу алган.
Тәрҗемәи хәле 1927 елның 21 ноябрендә ССРБ башкаласы Мәскәү шәһәрендә җаваплы хезмәткәр гаиләсендә туган. Әнисе заводта цех башлыгы урынбасары булган. Мәктәптә укыганда, театр түгәрәге оештырып, спектакльләр куя. 1945 елда зур конкурс (бер урынга сиксән кеше) узып, ВГИКка укырга керә, Нонна Мордюкова, Вячеслав Тихоновлар белән бер төркемдә (Борис Бибиков, Ольга Пыжова курсы) укый, 1950 елда ВГИКны тәмамлый. Икенче курста укыганда, режиссер Сергей Герасимов «Яшь гвардия» () фильмында Валя Филатова ролендә уйнарга чакыра.
1950—1953 елларда һәм 1990 елдан — килешүләр буенча хезмәт куя, 1953—1990 елларда — Киноактёр театр-студиясе актрисасы. 1991 елда кыскартуга эләгәТайна смерти Тамары Носовой. eg.ru, 24.08.2007.
1950 елда Юлий Райзманның «Алтын Йолдыз кавалеры» () фильмында Анфиса ролендә уйный. Әлеге роле өчен Сталин премиясенә лаек була, ләкин премияне ала алмый, дипломатка кияүгә чыгып, Австриягә китеп бара. Бик тиз әйләнеп кайта. Әйләнеп кайткач, кинода төшүен дәвам итә. 1952 елда «Ревизор» (, Мария Антоновна Сквозник-Дмухановская ролендә), 1954 елда «Швед шырпысы» (, Акулина ролендә), 1969 елда «Бертуган Карамазовлар» (, Мария Кондратьевна ролендә) фильмнарында уйный.
«Исәнмесез, мин сезнең тутагыз !» () фильмында донна Роза (Donna Rosa d'Alvadorez) роле шулай ук танылу китерә.
1980 елларда «Тынычлык булмаячак» (), «Кара дроздлар сере» (1983, , Mrs. Crump ролендә), «Үле җаннар» (, Коробочка ролендә) фильмнарында уйный.
1994 елда соңгы уйнаган роле — «Бульвар романы» () фильмында Фанни Львовна Эделһейм роле.
Гаилә хәле I ире (1950—1956 елларда) — Олег Малинин, дипломат. II ире — артист Юрий Соколов-Боголюбов (1928 — 1975). III ире (1961-1967 елларда) — язучы Виталий Губарев (1912 — 1981). IV ире (1970—1975 елларда) — режиссёр Николай Засеев-Руденко (1933) Мир замечательных людей. Тамара Макаровна Носова.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1974 Хөрмәт Билгесе ордены Сталин премиясе РСФСР атказанган артисты 1992 РФ халык артисты
Әдәбият Безнең кавем. Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Тамара Носова. «Сөембикә», 2017 ел, ноябрь, 63нче бит. Сергей Капков. Королевы смеха. Жизнь, которой не было? М., Эксмо, 2011. ISBN 978-5-699-52042-8
Сылтамалар Тамара Носова. IMDb Тамара Носова. Кино-театр.ру
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Сталин премиясе лауреатлары