Биклән — Татарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.
Географиясе Биклән Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 191 чакрым, ә район үзәге Чаллыдан көньяк-көнбатышка таба 21 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 1724 елда нигезләнгән. Бикчурино, Сарсаз авылы буларак та билгеле. Биклән елгасы (елганың икенче атамасы - Бикчура) һәм аның кушылдыгы Камыш елгасы ярларында урнашкан. Авыл советы үзәге. Авылның исеме, мөгаен, «биклән» сүзе ябык, йомык гидронимыннан. Авылга нигез салынуның вакыты XV-XVI гасырларда. Биклән халкы XVIII-XIX гасырларда Кама буе урманнарында мачта нараты һәм суднолар төзү, аерым алганда, Казан адмиралтиясе ихтыяҗлары өчен куәтле имән әзерләгән лашманнар була. Пристаньга Кама һәм аның кушылдыклары буенча йөзү өчен 2-3 аршинлы имән кряжлары (1,5 - 2,0 метр), махсус чаналарга 150шәр ат җигәләр. Лашман эшлере очен атлар бик куп таләп ителгән һәм аларны башкорт авылларында сатып алганнар яки алмаштырганнар. Шуңа күрә җирле крестьяннарның атлары күп була, чагыштырмача. Татар-монгол яуларына кадәр үк Кыпчак даласында (һәм тагын да киңрәк булган Дунайдан алып Алтайга кадәр булган җирләрдә) ике тугандаш халык: татарлар һәм кыпчаклар яшәгән. Биредә тулы бер Лашман авыллары барлыкка килгән, аларның кайберләре хәтта безнең көннәргә кадәр сакланып калган Лашман, Лашман исемнәрен дә алгпн. Җирле татарлар арасында Лашманов фамилиясе барлыкка килгән. Демография Халык саны1859187018971913192619381949195819701979198920022010105013042226288624351934142914702014171513481270 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1571 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 89,75%, урыслар — 8,40%, башка халыклар — 1,53%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,32%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Авылда туган танылган кешеләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1889 Миңнегәрәй Әхмәтшин сәясәтче 1895-02-25 Хуҗи Мәрдиев сәясәтче 1978-02-01 Бакчасарай
Миңнегәрәй Әхмәтшин (1889-1938) - 1927-1929 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК/ ТатЦИК) рәисе. Илназ Рамазанов (2001), көрәшче, РФ милли көрәш һәм билбаулы көрәш буенча спорт остасы, Татарстан, РФ, дөнья чемпионы. Моны да карагыз Биклән урман мәктәбе
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.