Габдулла Тукай урамы (, ) — Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә урнашкан урам. Почта индекслары 453853, 453856. ОКАТО коды 80425000000.
Урнашуы Шәһәрнең төньяк өлешендә (Сарлак торак районы Шикәр заводы бистәсе микрорайонында) урнашкан урам. Свердлов урамы белән киселештән (7нче интернат-мәктәп бинасы яныннан) башлана, тимер юл белән киселештә тәмамлана.
Тарих 1960-елларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886—1913) хөрмәтенә аталган.
Игътибарга лаек объектлар Шәхси йортлардан башка игътибарга лаек объектлар юк. Урам башыннан Карлыман — Яңа Мораптал тимер юлы үтә.
Галерея
Әдәбият Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург, 2010. Родная улица моя. Рекомендательный краеведческий дайджест. Ценральная детская библиотека г. Мелеуза.
Сылтамалар Мәләвезнең интерактив картасында Габдулла Тукай урамы
Искәрмәләр
Төркем:Россия урамнары Төркем:Мәләвез Төркем:Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган объектлар