Габделкәрим Кәримов, Габделкәрим Мигралим улы Кәримов (1986 елның 11 сентябре, ССРБ, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк) — Казакъстанның эстрада җырчысы, поп-җырчы K-Rim. Казакъстанның «X-Фактор» музыкаль телешоуы финалчысы. Иҗатында Европа поп-музыкасы белән Көнчыгыш мотивлары үрелеп бара.

Тәрҗемәи хәле

1986 елның 11 сентябрендә Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә татар-ингуш гаиләсендә туган. 3 яшендә гаиләсе Алма-Атага күченә. 11 яшеннән футбол белән һөнәри нигездә шөгыльләнә, «Кайрат» ФКның юниорлар командасы өчен чыгыш ясый. Алматыда урта мәктәпне, «психолог» белгечлеге буенча Алматы дәүләт педагогика университетын () тәмамлаган (2010).

Иҗаты Г. Кәримовның исеме Казакъстанда узган «X-Фактор» (kk) шоуында катнашып, финалга чыккач, билгеле була X factor и Extreme factor best show in the Kazakhstan! «Первый канал Евразия». Әлеге проектта катнашканнан соң, Мәскәүдә дебют соло альбомын яздыра. 2011 елда Xit production продюсерлык үзәге белән контракт төзи, студиядә эшли башлый.

Студиядә яздырган беренче композициясе — «Дала җилләре белән» (). Әлеге җырның клибы 2012 ел башына әзер була. 2012 елдан Eurostar Entertainment халыкара концерт агентлыгының Казакъстан бүлекчәсендә эшли.

Репертуар Урысча, инглизчә, казакъча башкарган «Странник», «Ветрами пустынными», Lady, Dream of My Life, «Потерянный рай», «Ты для меня», «Гашык журек» исемле композицияләре белән танылу ала. Күп җырларга көйне үзе яза.

Дискография «Странник» «Ветрами пустынными» «Лейла» «Навсегда» «Никому тебя я не отдам» «Комета» «Если будешь рядом» «Анашым» «Снова вижу тебя» «В океанах слёз» «Dream of my life» «Волна» «Пилигрим» «Скорпионы» «Ангел»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 — Eurasian Music Award — «тамашачылар мәхәббәте призы» В Алматы названы победители I Евразийской музыкальной премии. Forbes.com, 03.02.2012. 2013 — Eurasian Music Award — «Иң яхшы җыр» номинациясе җиңүчесе Евразийская премия с нашим оттенком. Медиа-портал «Караван», 20.09.2013.

Сылтамалар Абдулкарим Каримов. vk.com Абдулкарим Карим. vk.com Абдулкарим Каримов. facebook.com

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Казакъстан җырчылары Төркем:Казакъстан музыкантлары Төркем:Казакъ милли педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Казакъстан