«Гаилә» мәчете — Казанның Җ. Фәйзи урамында урнашкан мәчет.

2006 елда нигезе салынды. Тантаналы ачылышы 2013 елның 8 августында Ураза бәйрәмендә узды. Мәчетнең 33 метрлы ике манарасы бар. Мәчет 300 кешене сыйдырырга исәпләнгән.

Мәчетнең имам-хатыйбы — Рөстәм Хәйруллин.

Тышкы сылтамалар «Гаилә» мәчете сайты

Искәрмәләр

Төркем:Казан мәчетләре