Исламия Мәхмүтова, Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова (кыз фамилиясе Мотыйгуллина, 1939 елның 1 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки) — театр актрисасы, Республика татар күчмә театры (1963-1988 елларда) һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (1988 елдан) актрисасы. 1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе. РСФСР атказанган (1987), ТАССР атказанган (1973) һәм халык (1981) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2018).
Тәрҗемәи хәле 1939 елның 1 декабрендә Махмутова Исламия Идиатулловна. Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казань, Издательство «Магариф-Вакыт», 2011 Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә туган. 19 яшендә Казанга килеп, махсус театр училищесы белеме булмаган килеш, Республика татар күчмә театрына (баш режиссер Равил Тумашев) эшкә урнаша. 1963 елдан театрда хезмәт итә. Башта бутафор, сәхнәдә техник хезмәткәр була, соңрак рольләр дә ышанып тапшыралар. Тәҗрибә туплый-туплый, театрда 55 ел хезмәт куя.
1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазифасын башкараИльтани Илялова. Махмутова Исламия Идиатулловна. Казанский театральный музей.
2019 елның 3 декабрендә Казанда каты авырудан соң вафат булган"Акыл белән түгел, йөрәк белән уйный иде." Исламия Мәхмүтова турында театр әһелләре.
Иҗаты Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә роле белән («Очарга дип талпынам, Хыялыма китәр идем, Кыр казлары артыннан») танылу ала.
Театрда актерлык эшчәнлеге белән бергә, телевизион фильмнарда уйный. Үзе күргән, белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп, сәхнә әсәрләре яза («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде», «Син бит минем бергенәм» һ. б.), аларны сәхнәләштереп, тулы заллар җыя. Шулай ук башка авторларның әсәрләрен дә сәхнәгә куя: «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» Данил Салихов, «Резидәкәй» Илдар Юзеев, «Сынган беләзек» Рәдиф Сәгъди, «Бәхеткә хәтле биш минут» Ләбиб Лерон һ. б.
Китабы Мәхәббәт чишмәсе. Казан, 2013 Җитмештә дә сәхнә түрендә. Интертат.ру, 03.12.2013. Башкарган кайбер рольләре
Галимә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал Шәмсекамәр — «Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев Мәфтуха — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Ясминә — «Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев Биатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони Фәхрия — «Кара йөзләр» Гайнан Әмири, Вәлиәхмәт Галимов Шамилә — «Без бит авыл малае» Туфан Миңнуллин Банат — «Айгөл иле» Мостай Кәрим Зәмзәмбану — « Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт Гамилә — «Борчулы өч көн» Мөхәммәт Мәһдиев Кифая — «Хушлашырга безгә иртә әле» Ризван Хәмид Гөлчибәр — «Нигез ташлары» Туфан Миңнуллин
Биатриче — «Юктан чыккан гауга» Уильям Шекспир Шәмсебикә — «Аты барның дәрте бар» Наил Гаетбай Ана — «Әниемнең ак күлмәге» Илдар Юзеев Фәйзә — «Сакаллы сабыйлар» Ренат Суфиев Койтым — «Итил суы ака торур» Нурихан Фәттах Жиһан — «Башмагым» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи Кураж — «Кураж ана һәм аның балалары» Бертольд Брехт Квашня — «Кояш төшмәгән җирдә» Максим Горький Суфия — «Гайфи бабай, өйлән давай!» Гөлшат Зәйнашева Рәшидә — «Ефәк баулы былбыл кош» Аяз Гыйләҗев Рәмзия — «Бала баласы балдан татлы» Мансур Гыйләҗев һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1973 — ТАССР атказанган артисты 1981 — ТАССР халык артисты 1987 — РСФСР атказанган артисты 2011 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә 2018 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә Камал театрында Тантана-2018 премияләре тапшырылды. kamalteatr.ru
2004 елда Тинчурин театрында куелган «Кураж ана һәм аның балалары» (Бертольд Брехт әсәре) спектаклендә башкарган Кураж роле өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә (иҗат төркеме эчендә)От Комитета по Государственным премиям Республики Татарстан им. Г. Тукая. «Республика Татарстан», 25.03.2004.
Гаиләсе Ире Хәлил Мәхмүтов (1939—2012), Тинчурин театры актеры, ТР халык артисты. Бертуган сеңлесе Рузия Мотыйгуллина — Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты. Кызлары: Ләйсән — җырчы; Лилия, кияве Ренат Шәмсетдинов — Тинчурин театры актерлары. Икенче кияве — Руслан. Оныклары: Ришат һ. б.
Хәтер 2022 елда Казанның Жуковский урамы 9нчы йорт диварына мемориал такта куела (рәссам Рөстәм Габбасов)Рузилә Мөхәммәтова. Мәхмүтовлар яшәгән йортта легендар артистларга истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 24.03.2022.
Искәрмәләр
Әдәбият Лилия Йосыпова''. Исламия Мәхмүтова: «Хәлилемнән башка бөтен нәрсәм бар». «Ирек мәйданы», 6.12.2018
Сылтамалар Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы. Тинчурин театры сайты Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы «Милләттәшләр» порталында Исламия Махмутова. kino-teatr.ru Классташлардагы профиле
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:Татар артистлары Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр