Туфан Имаметдинов, Туфан Риф улы Имаметдинов (1984 елның 7 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы) — театр режиссеры, Казан яшь тамашачы ('2014—2020), Тинчурин (2021 елдан) театрларының баш режиссеры, халыкара театр фестивальләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1984 елның 7 ноябрендә Яр Чаллыда әтисе белеме буенча халык театры режиссеры булган гаиләдә туган. Исемен әтисе Туфан Миңнуллин иҗатын яратып кушкан. Чаллыда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының эстрада факультетына (Салават Фәтхетдинов курсы) укырга кереп карый. Алабуга мәдәният укуханәсендә 3 ел укый. 2006 елда Мәскәүдә РАТИ—ГИТИСның режиссерлык факультетына (Олег Кудряшов остаханәсе) укырга керә һәм 2011 елда «драма режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлый. 2010 елда Галина Волчекның «Современник» театрында эшли башлый. 2011 елда аннан Мәскәүнең Евгений Миронов җитәкчелегендәге «Милләтләр театры»на штаттагы режиссер булып күчә. Классиканы якын итә, баштарак комедияләр куя, аннары драмаларны сәхнәләштерә.
Иҗаты Режиссерлык эше 2010 — Мәскәүнең «Современник» театрында куелган «Ату» (, А. С. Пушкин) спектакле.
2010 — Мәскәүнең «Милләтләр театры»нда куелган «Ятим Көнбатыш» (, М. МакДонах) спектакле.
2011 — Румыниянең Милли театрында (Тыргу-Муреш шәһәре) куелган «Өйләнү» (, Н. В. Гоголь) спектакле.
2011 — Мәскәүнең «Милләтләр театры»нда куелган «Шоша» инсценировкасы (И. В. Зингер буенча). Төп рольләрнең берсен Роза Хәйруллина башкара.
2012 — Мәскәүнең Вл. Маяковский исемендәге академия театрында куелган «Акылдан язган кеше язмалары» (, Н. В. Гоголь) спектакле.
2013 — Румыниянең Милли театры маҗар труппасы белән (Тыргу-Муреш шәһәре) куелган «Тарелкин үлеме» (, А. В. Сухово-Кобылин) спектакле.
2013 — Мәскәүнең «Милләтләр театры»нда куелган «Пыяла кыргый җәнлекләр оясы» (, Т. Уильямс). Төп рольләрне Марина Неёлова һәм Евгений Ткачук башкара.
2014 — Румыниянең Милли театры маҗар труппасы белән (Тыргу-Муреш шәһәре) «Калигула» (А. Камю) спектакле.
2014 — А. П. Чехов исемендәге МХАТта куелган «Ахмаклыклар» (, Виктория Бугаева) спектакле.
Татарстанда Татарстан тамашачысы яшь татар режиссер иҗаты белән 2013 елда туган шәһәре Чаллыда татар драма театрында куелган «Тирәкләр шаулый җилдә» (Жеральд Сиблерайс әсәре) спектакле аша танышты. Төп рольләрнең берсен Рафил Сәгъдуллин башкара.
Казанда куелган беренче әсәре — 2014 елда Казан яшь тамашачы театрында куйган «Кешеләр мәхәббәте» (, Дмитрий Богославский) спектакле була.
2014 елның декабрендә РФдә танылып килгән яшь татар режиссерын Казанга кайтару өчен Татарстан мәдәният министрлыгы аңа тулы бер театр коллективын ышанып тапшыра — Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгели (баш режиссер Владимир Чигишев вафатыннан соң буш торган вазифа)Главным режиссером Казанского ТЮЗа назначен Туфан Имамутдинов. «Элита Татарстана», 20.12.2014.
2018 елда Әлмәт татар драма театрында «Тынычлыкта гына урын бар» «физик» спектаклен (актерлар хәрәкәтенә нигезләнгән театр, эксперименталь проект) куя (автордашы Равил Сабыр) Динара Нургалиева. Равиль Сабиров и Туфан Имамутдинов заставили зрителя подумать. «Знамя Труда», 05.11.2018.
2020 елда Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры вазифасыннан китә, куючы режиссер булып кала. Китүенең сәбәбен режиссер иҗатка вакыт аз калуы белән аңлата Туфан Имаметдинов Казан ТЮЗы баш режиссеры вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 14.01.2020.
Соңгы елларда «Әлиф» иҗат берләшмәсе белән «Әлиф», «Әллүки», «Дәрдмәнд» спектакльләрен сәхнәләштерә.
Тинчурин театрында чакырылган режиссер сыйфатында «Әгъләм.Галәм», «Полиционер» спектакльләрен куйган.
2021 елдан — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссёрыТуфан Имаметдинов Тинчурин театрының баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 22.08.2021.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2017 елда Казан яшь тамашачы театрында куйган «Тирәннән ...» () спектакле дүрт номинациядә РФ «Алтын битлек» югары милли театр премиясенә тәкъдим ителә Из глубины. Художник Винсент Ван Гог - номинации на Премию «Золотая Маска» 2017 г. Фестиваль премии «Золотая Маска». 2018 елда «Алтын битлек»кә ия булган беренче татар артистын әзерләгән режиссер статусына ирешә – биюче Нурбәк Батулла белән «Әлиф» спектаклен куеп, дәрәҗәле премия ала Нурбек Батулла. Балет / мужская роль. Лауреат. Фестиваль премии «Золотая Маска». 2026 — «Тантана» премиясе — «Сезондагы казанышлар өчен махсус премия» номинациясендә «Тантана» премиясенең лауреатлары исемнәре билгеле. Шәһри Казан, 27.03.2026 Фикер
Гаиләсе Хатыны Лилия Имаметдинова, Казан ТЮЗы костюмнар буенча рәссамы. Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Рузилә Мөхәммәтова. Туфан Имаметдинов: «Безгә герой җитми». «Атна вакыйгалары», 2018 ел, 21-27 декабрь.
Сылтамалар Туфан Рифович Имамутдинов. Казанский ТЮЗ Туфан Рифович Имамутдинов. «Театр Наций» ВКонтактедагы дивары
Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Режиссёрлар Төркем:Русия театр эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:Казан ТЮЗы Төркем:«Алтын битлек» премиясе номинантлары Төркем:Тинчурин театры режиссерлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары