Парисада Һинду Дхарма Индонезия (Индонезия Һинд дине Җәмгыяте) Индонезиядә Һинду дине Яңарышында ярдәм иткән төп реформа хәрәкәте һәм оешмасы. Ул 1959 елда Ида Багус Мантра тарафыннан башланган булган һәм Гедонг Багус Ока тарафыннан җитәкләнгән булган.
Барлык килү Ул Һинд дине 1959 елда дәүләт тарафыннан спонсорланган дин булып киткәч (Буддачылык, Ислам, Протестантизм һәм Католикчылык белән бергә), Балида Һинд дине тарафдарларының хокукларын лоббилаган. 1960-64 елларда ул Парисада Һинду Дхарма Бали буларак мәгълүм булган. 1964 елда ул төбәк характерыннан дини характерына күчә башлаган һәм исемен "Парисада Һинду Дхарма Индонезия"гә алыштырган.The Struggle of the Hindu Balinese Intellectuals: Developments in Modern Hindu Thinking in Independent Indonesia The American Oriental – Vol. 115, No. 3
Дини тырышлыклар Ул күп Бали миссионерларын читтәге өлкәләргә, мәсьәлән, Меданга җибәргән.Negotiating Identities – 'Hinduism' in modern Indonesia – IIAS #17 1992 елда, Балида, Парисадада Вишва Һинду Паришад конференциясе булган, ул бөтендөнья Һинду җәмәгате өчен күперләр төзүне күрсәткән.World Hindu Federation Meets in Bali Hinduism Today – Nov. 1992
Сәясәттә Ул Балида иң югары дини оешма булып тора һәм Индонезия Хөкүмәте тарафыннан Һинду кануннары эшләрен карарга рәсми санкция бирелгән. Бу манерада PHDI Һинду йолаларын саклау өчен бердәм оешма булган.RELIGION – Balix.org
PHD Индонезия демографик хисаплары белән бәхәсләшкән, Индонезия хөкүмәте тарафыннан бирелгән 6,501,680 саны Һинд дине тарафдарлары санын шактый киметеп күрсәтә дип әйткән.U.S. Department of State Annual Report on International Religious Freedom for 2006 – Indonesia – September 2006 US State Department Бу сан күбрәк 18 миллионга якын дип раслаган.Indonesia International Religious Freedom Report 2005 – US State Department
Канун турында Парисада Балида гыйбадәтханәләр һәм гыйбадәт кылу урыннары янында чикләүләр кертүне лоббилаган.The McDonaldisation of Bali Institute for Sustainability and Technology Policy – Murdoch University
Төп шәхесләр Гедонг Багус Ока – Нигезләүче Кетут Виана – Бали дини фигурасы Путу Алит Багиасна - Бали дини фигурасы Путу Сукрета Суранта – Индонезия генерал-лейтенанты – PHDI-ның элеккеге башы
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Between Adat and Agama – Kyoto University The Sukarno years: 1950 to 1965 – Sejarah Indonesia Balinese Hinduism – A Life of Ritual and Devotion – Hindu Vivek Kendra Balinese Hindu Dharma – Part −02 – Shastras Great Expectations: Hindu Revival Movements in Java, Indonesia – Swaveda.org Official Site – Parisada Hindu Dharma Indonesia
Төркем:Һинд дине