Марат Мөбин улы Сафин (tat. lat. Marat Safin) (1980, 27 гыйнвар, Мәскәү)— бөек татар теннисчысы, Россиянең танылган спортчысы, Россиянең Атказанган спорт остасы, элекке Дөньяның беренче ракеткасы (беренче тапкыр Россия тарихында). 2011-2017 елларда Дәүләт Думасы депутаты, Хөрмәт ордены кавалеры.
Төп казанышлар 1997 елдан һөнәр остасы (профессионал).
Беренче зур Марат уңышы – Ачык АКШ чемпионатында 2000 елда җиңү.
2005 елда Ачык Австралия чемпионатында җиңү. Марат финалда Ллейтон Хьюитны җиңә.
2002, 2004 елларда Ачык Австралия ярышының финалы.
Марат русча, испанча, инглизча иркен сөйләшә, бераз татарча, италианча сөйли.
Тәрҗемәи хәл Марат Сафин татар гаиләсендә 1980 елда Мәскәүдә туган. Әтисе Мөбин Алямша улы (Михаил АлексеевичДжаудат Абдуллин. У татар движение в обе стороны / Как Вадим Токарев поменял фамилию. 10 историй переименований звёздных спортсменов. БИЗНЕС Online) Сафин (чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Өчкүл авылыннан) «Спартак» спорт җәмгыяте структурасында административ вазифа биләгән, Мәскәүдә теннис клубы директоры. Әнисе – Рауза Исланова – күренекле ССРБ теннисчысы 1960-1970 елларда һәм соңрак төп теннис тренеры.
Маратның сеңлесе – Динара Сафина – мәшһүр теннисчы, Дөньяның беренче ракеткасы да булган.
Марат һәм Динара дөньяның тарихында "Дөньяның беренче ракеткасы" дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер бертуганнар.
Марат 2009 елның 11 ноябрендә проффесиональ карьераны тәмамлый.
2011 елда Дәүләт Думасына Түбән Новгород өлкәсеннән сайланган. 2017 елның 25 маенда үз теләге белән депутат мандатынннан баш тарта Марат Сафин решил сложить депутатские полномочия. Interfax, 25.05.2017.
Шәхси очрашулар йомгагы Куе шрифтлы – АТР рейтингы буенча беренче урынны алган теннисчылар.
Ллейтон Хьюитт 7-7 Фернандо Вердаско 1-0 Фернандо Гонсалес 3-6 Томми Робредо 4-6 Фабрис Санторо 2-7 Фелисиано Лопес 2-4 Себастьян Грожан 7-2 Парадорн Шричапхан 3-1 Джеймс Блейк 2-2 Иван Любичич 2-2 Грег Руседски 3-3 Радек Штепанек 1-2 Томаш Бердых 2-1 Марио Анчич 1-0 Иво Карлович 1-2 Гильермо Кориа 1-1 Хуан Карлос Ферреро 6-6 Томас Йоханссон 3-3 Николас Кифер 3-4 Николай Давыденко 4-4 Йонас Бьоркман 4-4 Томми Хаас 2-5 Тодд Мартин 2-0 Карлос Мойя 3-4 Новак Джокович 2-0 Энди Роддик 3-4 Карол Кучера 3-4 Ришар Гаске 4-2 Арно Клеман 1-2 Томас Энквист 2-1 Давид Налбандян 6-3 Михаил Южный 3-0 Давид Феррер 1-1 Гаэль Монфис 0-4 Андреас Винчигьерра 0-4 Энди Маррей 1-0 Майкл Чанг 2-1 Алекс Корретха 4-1 Уэйн Феррейра 3-0 Иржи Новак 3-1 Марсело Риос 3-1 Маркос Багдатис 1-1 Пит Сампрас 4-3 Жо-Вильфрид Тсонга 0-1 Гильермо Каньяс 4-2 Тим Хенман 3-3 Рафаэль Надаль 0-2 Роджер Федерер 2-10 Гастон Гаудио 4-2 Робби Джинепри 2-2 Рихард Крайчек 0-1 Доминик Хрбаты 7-7 Патрик Рафтер 0-1 Николас Лапентти 1-1 Николас Альмагро 0-3 Максим Мирный 4-2 Марк Филиппуссис 5-1 Марк Россе 3-1 Альберт Коста 1-1 Густаво Куэртен 3-4 Евгений Кафельников 2-2 Томас Мустер 1-0 Борис Беккер 1-0 Бенджамин Беккер 1-1 Петр Корда 1-0 Робин Содерлинг 2-0 Эрнест Гулбис 2-0 Сергей Стаховский 1-1 Станислас Вавринка 1-3 Николас Массу 4-1 Райнер Шуттлер 3-1 Андре Агасси 3-3 Горан Иванишевич 1-1 Хуан Мартин Дель Потро 0-1
2010-01-01 Искәрмәләр
Сылтамалар Новый старт великого спортсмена Фрагменты финала турнира в Париже 2000 года между Маратом Сафиным и Марком Филиппуссисом на Youtube.com Марат Сафин: «Найдется сумасшедший, который будет разбивать ракетки лучше» – интервью в «Спорт-Экспрессе» от 12 ноября 2009 Татарский гигант перестанет ломать ракетки Марат Сафин: «Поменьше эмоций» – интервью журналу SHARP for men
Төркем:Россия спортчылары Төркем:Россия теннисчылары Төркем:Татар спортчылары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары