Илһам Байтирәк, Илһам Илгиз улы Байтирәк (1967 елның 6 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Черки-Килдураз) — композитор, симфоник, камера, вокал, балалар өчен язылган әсәрләр авторы. РФ һәм Татарстан композиторлар берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017).

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 6 июлендә Татарстан АССР Буа районы Черки-Килдураз авылында туган. Әтисе Илгиз Камил улы, табиб, чыгышы белән Әгерҗедән. Әнисе Гөлимә Мөсәвир кызы, укытучы. Туганнары: энесе Илдар, сеңлесе Дилбәр. Әтисе Казан медицина институтына аспирантурага кергәч, гаилә Казанга күченә. Фортепиано классы буенча Казанның 5нче музыка мәктәбен (1983, укытучылары Флера Мөсәвир кызы Беляева, Лоренс Иван улы Блинов), теория буенча И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1987), «композиция» белгечлеге буенча Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (1993, икесендә дә укытучысы профессор Шамил Камил улы Шәрифуллин) тәмамлаган.

1995—2008 елларда Татарстан китап нәшриятында музыка мөхәррире.

2001—2006 елларда Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы укытучысы.

Иҗаты «Беренче адымнар» дигән беренче әсәрен ун яшьтә иҗат иткән. Студент елларында иҗат иткән «Мәче һәм чыпчык», «Колын», «Хыял», «Ария» пьесаларында татар милли аһәңе төсмерләре ярылып ята. Балалар өчен язылган беренче әсәре — татар шагыйрьләренең әсәрләреннән төзелгән «Безне хыял чакыра» исемле хор өчен цикл. Музыка мәктәпләрендә, музыка укуханәләрендә укучылар өчен язылган, барлыгы 54 пьесаны эченә алган «Фортепиано өчен балалар пьесалары» (ТКН, 2017) дәреслеге авторы Илһам Байтирәк. Мой мир.

2009 елдан «Рус һәм татар музыка җәүһәрләре» халыкара концертларында, 2013 елдан «Азия-Европа» музыка фестивале концертларында катнаша. Н. Җиһанов, А. Ключарев, Х. Вәлиуллин, Ә. Бакиров, З. Хәбибуллин, Ф. Әхмәтов, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, Ф. Яруллин һ. б. татар композиторларының әсәрләренә яңа аранжировкалар ясыйАльмира Касьянова. Предназначено быть композитором . «Музыка России» (независимая газета).

2017 елда Сидней симфоник оркестры (Австралия) Мельбурнда һәм Яңа Зеландиядә И. Байтирәкнең өч кларнет өчен «Өч җыр» әсәрен башкараРФ композиторлар берлеге сайты.

Җырларын Эмиль Җәләлетдинов, Лидия Әхмәтова, Разия Үзбәкова, Флюра Байтирәк һ. б. җырчылар башкара.

Әсәрләре Ике симфония «Сәрвиназ» балеты «Язгы Кырлый» (1995), «Гөлнара», «Дала» симфоник поэмалары Валторна һәм оркестр өчен концерт Виолончель һәм оркестр өчен концерт (2017) — Донбасс вакыйгаларына багышлана Кантата «Татарстан» увертюрасы Муса Җәлил шигырьләреннән төзелгән «Бәхетле минутлар» вокал-симфоник циклы Равил Рахмани сүзләренә төзелгән «Безнең мәхәббәт» вокал-симфоник циклы Җырлар һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Кызыклы факт

Илһам Байтирәкнең ерак бабасы (әтисе Илгизнең бабасы) Әхмәтсафа Уральск мәдрәсәсендә Габдулла Тукай белән бергә укыган. Тукай аңа багышлап шаян шигырь дә язган. Әхмәтсафаның улы Камил генерал-кавалерист, Шуралар хакимияте чорында Бохарада басмачыларга каршы көрәштә катнаша. Соңрак репрессиягә эләгә, атып үтерелүдән аны Тукайның нәкъ шул шигыре саклап кала. Камил Әхмәтсафа улы Бөек Ватан сугышында рядовой булып катнаша, 1945 елның 5 маенда өлкән сержант дәрәҗәсендәhttps://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=69156173&p=21 һәлак була.

Гаиләсе Хатыны Флюра (Хәсәншина), җырчы, «Пайтәхет» ВИА солисты, соңрак мәктәптә музыка укытучысы. Кызлары Сәрвиназ, кием дизайнеры.

Искәрмәләр

Әдәбият Сөмбел Таишева. Тыйнак талант Ул да кайчак зурга өметләнә. «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, март, 2-5нче бит.

Сылтамалар

Илһам Байтирәк «Милләттәшләр» порталында Вконтактедагы сәхифәсе

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан композиторлары Төркем:Татар композиторлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Вуз укытучылары