Мансур Гыйләҗев, Мансур Аяз улы Гыйләҗев (1961 елның 29 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, драматург, сценарийлар авторы, күчемсез милек эшмәкәре. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2006), ТР язучылар (1990), РФ театр әһелләре (2002) берлекләре әгъзасы. Татарстан кинематографистлар берлеге рәисенең иҗади өлеш буенча урынбасары. Руководство. Союз кинематографистов Татарстана Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 29 гыйнварында Казанда язучы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (1928—2002) гаиләсендә туган. Әнисе Нәкыя — укытучы. Туганнары: абыйсы Искәндәр (1958) — тарихчы-галим; энесе Рашат — эшмәкәр. Казан дәүләт инженер-төзүчеләр институтының архитектура факультетын тәмамлаган (1983). 1983—1986 елларда Мәскәү проектлар төзү фәнни-тикшеренү институтында эшләгән.

Иҗаты Мәскәү проектлар төзү институтында эшләгәндә (1983–1986) «Кәгазьдәге шау-шу» (), «Бәби арбасы» (), «Метеорит», «Ай капкасы» () кебек беренче пьесаларын иҗат итә Мансур Гыйләҗев. Әдипләребез. 1986 елдан язучылык эше белән һөнәри шөгыльләнә. Авангард стилендә актив иҗат итә. «Ай капкасы» () (1990, ТКН), «Бичура» (2002, ТКН), «Мәхәббәт сүзлеге» (2005, ТКН) исемле пьесалар җыентыклары нәшер ителгән.

Куелган пьесалары Камал театрында: 1986 — «Рәхәт яшибез», 1989 — «Бичура» (Фәрит Бикчәнтәевның ГИТИСтагы диплом эше), 1990 — «Казан егетләре», 1994 — «Тагын Казан егетләре», 2002 — «Баскетболчы», 2009 — «Курчак туе» (Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» әсәре буенча, Ризван Хәмид белән берлектә), 2019 — «Исәнмесез» Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча "Исәнмесез!?." спектакленең премьерасы . Камал театры сайты, 05.04.2019 һ. б.

«Әкият» курчак театрында: 1989 — «Патша кәләше», 1994 — «Кәвеш кигән Песи», 1998 — «Чегәннәр» һ. б

Әлмәт драма театрында: 1996 — «Сафиулла», 2006 — «Туй күлмәге».

Чаллы татар театрында: 1997 —«Дон Жуан Балчыклыда»; «Бурлак».

Минзәлә театрында: 2002 — «Яратылыш».

Уфаның «Нур» театрында: «Бичура»; 2002 — «Өзелгән юллар».

Казан яшьләр театрында: 2002 — «Алтынбәк һәм Су кызы».

Ырынбур татар театрында: 2015 — «Көтелмәгән бәхет» «Көтелмәгән бәхет» . Ырынбур театры сайты.

Кино өчен язган сценарийлары 2004 — «Күктау» (режиссер Илдар Ягъфаров), 2009 — «Бөркетләр» (режиссер Рамил Төхфәтуллин), 2010 — «Бибинур» (режиссер Юрий Фетинг, Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәре буенча) Мансур Гилязов. kino-teatr.ru, «Бурлак», «Нарат», «Байгал» (режиссер Илдар Ягъфаров) һ. б.

2023 — «Исенмесез»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2015 — Туфан Миңнуллин премиясе Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар. БТК сайты, 17.10.2015 2023 ― Марсель Сәлимҗанов премиясеРузилә Мөхәммәтова. Марсель Сәлимҗанов премиясе яңа лауреатларга тапшырылды. Татар-информ, 7.11.2023 2025 ― Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ― «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен («Бичура», «Баскетболчы», «Игезәк» пьесалары һ.б.)

Гаиләсе Хатыны, балалары Зифа, Муса, Арман Аяз Мирсаидович Гилязов . peoplelife.ru.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мансур Гыйләҗев . Әдипләр Мансур Гыйләҗев «Милләттәшләр» порталында Мансур Гилязов: «Татары бывают всякими, как и любой народ» . «Реальное время», 13.12.2017 Альфред Мөхәммәтрәхимов. Мансур Гыйләҗев белән әңгәмә. Бизнес Online, 23.10.2016 Mansur Gilyazov. IMDb Мансур Гыйләҗевның кино сценарийлары

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татарстан драматурглары Төркем:Туфан Миңнуллин премиясе лауреатлары Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары