«Совет Армиясе маршы» (1941 елга кадәр «Кызыл Армия маршы») — күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев (1900—1954) 1928 елда тынлы оркестр өчен иҗат иткән марш.
Тарих Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры (соңрак Камал театры) музыка бүлеге мөдире Салих Сәйдәшев «Кызыл Армия маршы»н Казанда урнашкан укчы дивизия командиры Якуб Чанышев (1892—1987) соравы буенча, 1928 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең 11 еллыгына багышлап яза башлый. Сәйдәшев 1920-елларда Ырынбурда яшәгән вакытта ук Кызыл гаскәр өчен милли колоритлы поход маршы язарга керешкән була.
Премьера
Беренче тапкыр бу әсәр 1929 елның 23 февралендә, Казан гарнизонының Кызыл Армия туган көнгә багышланган тантаналы җыелышында хәрбиләр алдында башкарыла. Маршны 1нче татар полкы оркестры башкара. Хәрбиләргә музыка шулкадәр нык охшый, аларның соравы буенча оркестр маршны өч мәртәбә кабатлый. Авторга «почетлы кызылармеец» исеме бирәләр, гаскәриләрнең хәрби киемен бүләк итәләрМәңге яшәр аның моңнары. Моңа җавап итеп, оркестр Сәйдәшевнең яңа язылган «Каршылау» маршын «Каршылау» маршы уйный. 29 яшьлек С. Сәйдәшев ихтирам өчен сугышчыларга рәхмәт әйтә, иҗаты белән аңа күрсәтелгән хөрмәтне аклаячагына ышандыра.
1934 елда «Кызыл Армия маршы» беренче мәртәбә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узучы хәрби парадта яңгырый. ССРБ саклану хәрби комиссары К. Е. Ворошилов (1881—1969) композиторга алтын сәгать бүләк итә Салих Сәйдәшев «Милләттәшләр» порталында.
Бөек Ватан сугышы фронтларына Казан тимер юл вокзалыннан китүче гаскәрләрне «Совет Армиясе маршы»н уйнап озаталар. Салих Сәйдәшев дирижерлык иткән симфоник концертлардан кергән акча Совет Армиясе фондына җибәрелә.
Марш 1945 елның маенда Берлин урамында, Җиңү көнендә Мәскәүдә яңгырый.
Яңа тарих Татарстан җөмһүриятенең суверенитет символларын булдырганда, «Совет Армиясе маршы» Татарстан гимны өчен тәкъдим ителгән музыкаль әсәрләр исемлегенә кертелгән.
Казан тимер юл вокзалыннан Мәскәүгә китүче «Татарстан» фирма поезды кузгалганда, «Совет армиясе маршы» яңгырый.
Әдәбият Рафис Могыйнов. Җиңүләргә рухландыручы марш. «Мәйдан», 2005 ел, май, 6-7нче бит.
Сылтамалар Вил Казыйханов. Мәңге яшәр аның моңнары. «Кызыл таң», 26.11.2010 Совет Армиясе маршы (аудио, 5:35) Совет Армиясе маршы (видео, 5:38)
Искәрмәләр
Төркем:Хәрби маршлар Төркем:ССРБ музыкасы Төркем:Салих Сәйдәшев