Венера Рәхимова, Венера Тимерхан кызы Рәхимова (1946 елның 10 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья) — курчак театры актрисасы, Уфа, Нальчик һәм Мәскәү шәһәрләре курчак театрларында хезмәт иткән. Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (1984), Башкортстан АССР халык артисты (1985). Мәскәүдә Үзәк телевидениенең балалар өчен тапшыруларында күпләгән рольләр башкара.
Тәрҗемәи хәле 1946 елның 10 июнендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Кардәрья кышлагында туганРахимова Венера Тимерханова. Энциклопедия Башкирии. Стәрлетамак мәдәни-агарту укуханәсен (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1967, Г. Х. Хәбибуллин курсы). 1967—1986 елларда Уфада Башкорт курчак театрында эшли. 1987—1990 елларда Нальчикта Кабарда-Балкар курчак театрында, 1991—1994 елларда Мәскәүнең «Тылсымлы куык» () балалар китабы театрында «Волшебная лампа» театрының рәсми сайты хезмәт куя.
Иҗаты Фильмография 2007 — «Канун һәм тәртип» — эпизод 2014 — «Карпов» (телесериал). Өченче сезон (28 серия) — Зина түтәй 2015 — «Версия» — эпизод 2015-2017 — «Соңгы мент» — карчык
Мультфильмнарда тавыш яздыру 1997 — «Тылсымлы сорнай» — Уаиг анасы 1997-1999 — «Белмәмешнең Айга сәяхәте» — Белмәмеш 2010 — «Песи малае һәм аның дуслары маҗаралары»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1977 — БАССР атказанган артисты 1978 — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халыклары милли драматургиясе бөтенсоюз фестивале (Горький) — диплом. 1984 — Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе — «Уфа курчак театрында башкарган Малай («Ак пароход», Ч. Т. Айтматов), Галимә («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури), Буратино («Буратино маҗаралары» А. Н. Толстой) образлары өчен»Багуманов А., Фаизова Ф. Лауреаты премии имени Салавата Юлаева. Уфа: Китап, 1999. Б. 122—123. ISBN 5-295-02408-1 1985 — БАССР халык артисты
Туганнары Бертуган энесе — Таһир Рәхимов (1963), кино- һәм театр актеры, РФ атказанган артисты (Мәскәү). Туганнан туган энесе — Роман Рәхимов (1998), киноактер (АКШ).
Сылтамалар Рахимова Венера Тимерхановна. kino-teatr.ru Рахимова Венера Тимерхановна. Башкирская энциклопедия
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаучылар