Бакый Урманче музей-йорты (, ) — Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Буа туган якны өйрәнү музее филиалы.
Авылда туган һәм балачагын уздырган татар рәссамы, сынчы Бакый Урманченың <small>(1897—1990)</small> тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Музей бинасы алдында Б. Урманченың бюсты урнаштырылган.
Экспонатлар
Музейда Бакый Урманче эшләреннән Нәкый Исәнбәт, Шәехзадә Бабич, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һ. б. сыннары урын алган. Музейга 15 сынны Бакый Урманченың улы Айдар бүләк иткән. Күргәзмәдә рәссамның шәхси әйберләре (1951 елгы рәсем дәфтәре, каләмнәр, вафат булганнан соң алынган битлеге һ. б.), акварель, гуашь белән ясалган рәсемнәре, татар халык киемнәре эскизлары, «Шүрәле», «Кисекбаш» сериясеннән рәсемнәре куелган.
Тарих 1972 елда Урманче гаиләсенең нигезендә авыл урта мәктәбе бинасы салынган. 2007 елда мәктәп диварына «Биредә танылган сынчы, рәссам, график Бакый Идрис улы Урманченың (1897 – 1990) балачагы узды» дип язылган истәлек тактаташ эленгәнЕлена Сунгатова. Урманчеевские чтения -2010. art16.ru.
2012 елның 11 февралендә нараттан салынган бер катлы агач йортта ачылган. Тантанада ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов, язучылар Фоат Галимуллин, Ренат Харис һ. б. катнаша В Буинском районе РТ состоялось открытие дома-музея Баки Урманче. Татар-информ, 11.02.2012.
Җитәкчелек Люция Мәүләтҗан кызы Әхмәтҗанова, Буа туган якны өйрәнү музее директоры Илдия Рифкать кызы Гыйниятуллина, филиал мөдире Искәрмәләр
Әдәбият Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
Сылтамалар
Буинский краеведческий музей. Музеи России Олеся Бондаревская, Луиза Янсуар''. К Баки Урманче в Черки-Гришино . «Татарстан», 23.03.2017
Моны да карагыз
Күл Черкене авылы тарихы Күл Черкене мәктәбе Бакый Урманче музее (Казан)
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Буа районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Бакый Урманче Төркем:2012 елда нигезләнгән музейлар