Зәй туган як тарихы музее () — Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чулман аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле барлыкка килгән (1652) Зәй ныгытмасы тарихыннан башлап хәзерге заманнарга кадәр Зәй шәһәре һәм районы тарихы белән таныштыра Заинск . Большая российская энциклопедия.

Тарих 1984 елның 30 ноябрендә Зәй шәһәр шурасы башкарма комитетының «Шәһәр тарих һәм төбәкне өйрәнү музеен төзү турында» 406нчы санлы карары чыга.

Музей экспозициясенең нигезе — Зәй ныгытмасы (Зәй кирмәне, Зәй крепосте) салыну турында Зәйнең 1нче һәм интернат-мәктәбе музейларында тупланган тарихи документлар, борынгы әйберләр тупланмасы. Музейны оештыруда Т. Карпова, Т. Чернышева, В. С. Малахов, М. Голов, А. Моисеева һ. б. башлап йөри. Музейның беренче директоры — Н. Алтынник Заинский музей, история Заинского края . Сайт Команда Кочующие, 20.07.2014.

1985 елның 8 маенда Иске Зәй бистәсендә урнашкан ике катлы кызыл кирпечтән салынган бинада җәмәгать башлангычында музей ачыла. Бина Музей бинасы — 1нче гильдия сәүдәгәре И. Н. Бекетовның 1902—1903 елларда төзеткән сәүдә (беренче кат) һәм торак (икенче кат) йорты — төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәм тарих һәйкәле. Кызыл кирпечтән ике катлы итеп төзелгән бина. Икенче катка киң һәм текә агач баскыч алып менә. Музей бинасы (Орджоникидзе урамы, 55) каршында сәүдәгәр И. Н. Бекетовның кибете булып хезмәт иткән биналар исән-сау тора. Музейдан якынча 50 метр читтәрәк Кызыл мәйдан урамында 1826 елда корылган Хач торгызу чиркәве () православие чиркәве һәм 2017 елда төзелгән «Билал» мәчете биналары кара-каршы урнашкан. Кызыл мәйдан урамынннан Зәй сусаклагычының яхшыртылган яр буена төшәргә мөмкин.

Экспонатлар Бинаның гомуми мәйданы 281,3 кв.м., экспозиция-күргәзмә мәйданы ― 222,0 кв.м., фондлар саклау өчен мәйдан ― 21,0 кв.м.

Музейда 8 күргәзмә залы бар. Музейның төп фондында (2021 елның 1 гыйнварына) 14 105 саклау берәмлеге, фәнни-ярдәмче фондта 2 074 саклау берәмлеге: экспонатлар арасында сәнгать, этнография, графика, сынлы сәнгать, нумизматика, археология, кораллар коллекциясе бар.

Музейда ике даими экспозиция эшли: «Зәйнең борынгы тарихы», «Хәтер залы».

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында туган ил өчен гомерләрен биргән Зәй улларына һәм кызларына» һәйкәле (авторы - рәссам М. М. Голов) музей карамагында.

Экскурсияләр Музей хезмәткәрләре музей залларында, Зәй буенча җәяүле, район буенча автобуста экскурсияләр үткәрә. Зәйнең борынгы тарихы. Палеонтология, төзү, Санкт-Петербург Николай Рычков җитәкчелегендәге экспедициясе, Пугачев явы, Столыпин авыл хуҗалыгы реформасы, Зәйдә Советлар хакимияте урнашу, керәстияннарның продразверсткага каршы күтәрелеше. Зәй ныгытмасы Пугачев җитәкчелегендәге керәстиян баш күтәрүләре вакытында Зәй Ватандашлар сугышы чорында Зәй волостендә сәнәкчеләр фетнәсе Кыңгырау чыңлый, сагышланмаска куша Локаль сугышларда (Әфганстан сугышы, Чечен сугышы) катнашкан якташларыбыз Хәтер залы. Зәй сугышка кадәр, сугышка китүчеләрне озату, Советлар Берлеге Каһарманнары, Совет-япон сугышы, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар.

Әдәбият Заинский историко-краеведческий музей. // Заинская энциклопедия (гл. редактор–составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство Реноме, 1994, стр. 86-87. В. С. Малахов. Очерки по истории Заинска. Н. Челны: Издательство КамАЗ, 1992. Архитектурные и исторические памятники (альбом). Заинск, 2008.

Сылтамалар Заинский краеведческий музей. Музеи России Заинский краеведческий музей. tatfrontu.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Зәй районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары