Шри Сваминараян Мандир, Бһудҗ (Дэванагари: श्री स्वामिनारायण मंदिर, भुज) Бһудҗта Һинд дине гыйбадәтханәсе. Бу гыйбадәтханә (мандир) Сваминараян Сампрадайсы нигезләүчесе раббы Сваминараян тарафыннан нигезләнгән булган.
Тарихы
Бу мандир Нарнараян Дэв Гади астында. Кутчның Бһуҗ төбәгеннән өлкән тугърылар Гангарамбһаи җетһи Сундарҗибһай, Җигнешварбһай һәм башкалар Ходай Сваминараян зиярәт кылган Фулдол фестивалена барганнар.
Ходай Сваминараян Вайшнавананди Свамины изгеләр такымы белән Бһудҗга барырга һәм гыйбадәтханә төзергә сораган. Вайшнавананд Свами һәм аның юлдашлары изгеләр Бһудҗга 1822 елда барганнар, гыйбадәтханә җире янында палаткалар корганнар, гыйбадәтханәнең, комплексның планнарын ясаганнар, төгәл тәфсиллек белән планнарны башкарганнар һәм бер ел дәверендә НарНараян Дэвның сыену урыны гыйбадәтханәне төзегәннәр.
Кутч төбәгендә Сатсанг Гуру Рамананд Свами тарафыннан таратылган булган. Ул Кутчта һәрдаим Бһудҗга һәм башка урыннарга барган.
Ходай Сваминараян Һиндстанның көнбатыш кушагында бу гыйбадәтханәне алкышлаган һәм үзе Нарнараян дэв потларын куйган һәм үз формасы - Һарикришна Маһараҗ гыйбадәтханәнең үзәк sanctum sanctorum-ында Ачарья Айодхьяпрасһадҗи маһараҗ тарафыннан куелган булган. Үзәк гөмбәздә Ходайның бу манифестацияләрдән башка, көнчыгыш гөмбәздә РадһаКришна Дэв, Һарикришна Маһараҗ һәм көнбатыш гөмбәздә Гһаншьям Маһараҗ утыра. Эчке гыйбадәтханәнең төп мәйданында Руп Чоуки - Ганапати һәм Хануман сурәтләре.
Гыйбадәтханәдә Акшар Бһаванда Сваминараянның тормышында кулланылган әйберләре саклана.
Гөҗарат җир тетрәве
2001 елның 26 январендә Гөҗәрат җир тетрәвендә Бһудҗ шәһәренең күпчелеге җимерелгән булган, Сваминараян Сампрадайга бәйле гыйбадәтханәне дә кертеп. Һиндстанда яшәүче Кутчның изгеләре һәм сатсангилары һәм чит илләрдә яшәүче сатсангилар бу урыннан якын урында яңа гыйбадәтханә төзергә уйлаганнар.
Шулай ук карарга мөмкин Шри Сваминараян Гыйбадәтханәләре
Билгеләмәләр
Искәрмәләр
Swaminarayan Mandirs Worldwide - Bhuj Shree NarNarayan Dev Nutan Mandir Mahotsav 2010 - Bhuj
Тышкы сылтамалар Information about this temple is available on temple's official website All about Shri Swaminarayan Mandir Shree NarNarayan Dev Nutan Mandir Mahotsav 2010 - Bhuj
Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине Төркем:Вишнуизм Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре