Айнур Биргалин, Айнур Азамат улы Биргалин (, 1989 елның 17 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Баттал) — дин эшлеклесе, 2019 елның 29 апреленнән ― Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе һәм республика мөфтие В Духовном управлении мусульман Башкортостана сменился глава . «Реальное время», 29.04.2019.

2019 елның 16 октябрендә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең VIII җыенында күпчелек тавыш белән Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе - республика мөфтие итеп сайланаБашкортстан мөфтие итеп Айнур Биргалин сайланды. Азатлык радиосы, 16.10.2019.

Тәрҗемәи хәле

1989 елның 17 октябрендә Башкортстан АССР Учалы районы Баттал авылында туган. Уфада Үзәк диния нәзарәте каршындагы дүрт курсын (диплом алмаган), Каһирәдә (Мисыр) Әл-Әзһар халыкара ислам университетының Сәнәвия институтын, Уфада БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты башкорт–гарәп бүлеген (2016) тәмамлаган.

2011 елдан Уфаның «Рамазан» мәчетендә имам, үзе төзеткән «Фәтхислам» мәчетендә имам-хатип булып эшләгән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, «Таймас-Престиж» компаниясенең директоры, РФ мөселман эшкуарлары берлегенең БР бүлекчәсе җитәкчесе булып торган. 2018 елдан 2019 елның 29 апреленә кадәр — БР мөселманннары диния нәзарәте рәисенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, 29 апрельдән — мөфти , 16 октябрьдән — мөфти.

2024 елның 24 октябрендә Уфада узган Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең IX Корылтаенда киләсе биш елга рәис итеп сайланган. Бердәнбер намзәт итеп чыгарылган. Аның намзәтен Корылтайда катнашкан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та хуплаганАзат Гиззатуллин. Радий Хабиров поблагодарил ДУМ Башкирии за сохранение духовных ценностей. Башинформ, 24.10.2024.

Гаиләсе Өйләнгән, биш баласы бар. Грэппинг, Бразилия джиу-джитсуы белән шөгыльләнә Интервью с врио председателя ДУМ РБ Айнуром Биргалиным. «Реальное время», 13.05.2019.

Цитаталар

Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте сайты

Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Мөфтиләр Төркем:Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте мөфтиләре Төркем:Әл-Әзһар университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар