Федор Сергей улы Батков (, 1961 елның 5 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Питрәч) – Татарстан Җөмһүриятенең биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы (2017 елның 9 октябреннән), милиция полковнигы.
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 5 июлендә Татарстан АССР Питрәч районы үзәге Питрәч авылында туган. «Сәүдә икътисады» белгечлеге буенча тәмамлаган (1987). «Икътисадчы- оештыручы» квалификациясенә ия. (Киров) «аучылык белеме» программасы буенча өстәмә белем алган (2014). 1979-1981 елларда Ерак Көнчыгышта чик гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.
Хезмәт юлы 1979 елда (армиягә алынганчы) — Питрәчтә төзелеш идарәсендә бетон җәюче.
1981—1984 елларда — Питрәч районы кулланучылар җәмгыятендә (райпо) оештыручы инструктор, райпо рәисенең кадрлар буенча урынбасары.
1984—2012 елларда — ТАССР (Татарстан) эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә: 1984—1992 елларда Питрәч районы оперуполномоченые, БХСС бүлеге башлыгы, 1992 елдан ЭЭБ башлыгының шәхси состав буенча урынбасары, 1994 елдан 1нче санлы милиция бүлекчәсе башлыгы, 1998 елдан Питрәч районы ЭЭБ башлыгы. 2000-2011 елларда Чистай шәһәре ЭЭБ башлыгы. 2011 елдан ТР ЭЭМ штабы баш инспекторы, милиция участок уполномоченныйлары белән җитәкчелек итү идарәсе башлыгының урынбасарыНачальники Чистопольской милиции. Чистай районы порталы.
2012—2017 елларда — Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсендә: башлык урынбасары, башлык , башлык.
2017 елның 9 октябреннән — Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгыФедор Сергей улы Батков. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2006 — «ТР шәрәфле хезмәткәре» күп санлы медальләр Батков Федор Сергеевич. Официальный Татарстан 2026 ― 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены Указ Президента Российской Федерации от 15.10.2026 № 736. Официальное опубликование правовых актов
Искәрмәләр
Сылтамалар Батков Федор Сергеевич
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Россия кооперация университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Милиционерлар Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр