Халыкара Ведик Һинду Университеты (элек ул Американың Һинду Университеты буларак мәгълүм булган) ул Америка Кушма Штатларында табышсыз белем бирү йорты, ул Орландода, Флоридада урнашкан.
Тарихы Университет 1993 елның 24 октябрендә нигезләнгән булган, 1993 (Виджаядашами), һәм кампус өчен 9,7 акр (39 000 м²) җир алган һәм 2000 елда ике бинасы булган. Тулы вакыт укучылар өчен тулай торак 2002 елда төзелгән булган. 2009 елда университет мәгълүм иткәнчә анда 8000 студент укыган, алар я кампуста, я Интернет аша укыганнар. Университетта борынгы Санскрит теле, Һинд дине фәлсәфәсе, Йога, Аюрведа һәм Джйотиш медицина химиясе буенча диплом дәрәҗәсе курслар тәкъдим итә.
Аккредитациясе Университет раслаганча ул Милли Шәхси Мәктәпләр Аккредитациясе Альянсы тарафыннан аккредитация алган, гәрчә ул легитим аккредитация агентлыгы булмаса да.
Шулай ук карарга мөмкин Һинд дине деноминацияләре Көнбатышта Һинд дине Америка Кушма Штатларында Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге Көнбатышта Санскрит
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар International Vedic Hindu University official web site Hindu University of America official website
Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине уку йортлары