Әхмәдзәки мәчете, «Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы» — Казанның Киров районы Залесный һәм Салават күпере бистәләрендә төзелгән мәчет. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә 16нчы мәчет.
Залесная һәм Осиновская урамнары киселешендә урнашкан. Мәчеткә 1970—1990 елларда Казанның «Мәрҗани» мәчетенең имамы булган Әхмәтзәки Сафиуллин исеме бирелгән. Мәчет 2020 елда төзелеп бетер дип уйланылган. 2022 елның 2 маенда Ураза гаете көнендә ачылган.
Мәчет комплексына мәдрәсә, имам йорты, дини хезмәтләр күрсәтү бинасы, ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йорты, хуҗалык бинасы кергәнКазанда Залесный бистәсендә Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәчет ачылды. Татар-информ, 2.05.2022. 73 машинага исәпләнгән парковкасы бар.
Архитекторлары ― Лира Айрат кызы Гәрәева (Гаилә мәчетен проектлаучы) һәм Айвар Гомәр улы Саттаров. В Казани в поселке Залесный открылась мечеть «Ахмадзаки» в честь Ахмадзаки хазрата Сафиуллина. ДУМ РТ, 02.05.2022.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар «Предки татар спешили участвовать в таком богоугодном деле, как строительство мечети».
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Казан мәчетләре Төркем:2022 елда төзелгән мәчетләр