Ширпур ул Чаттисгарх штатында Махасамунд шәһәреннән 35 км да һәм Райпурдан 78 км да Махасамунд районында авыл.Sirpur raipur.gov.in Ул Маханади Елгасы ярларында урнашкан.SIRPUR : A Goldmine of History Prasar Bharti

Ширпур борынгы заманнарда Пандуванши династиясенең башкаласы булган. Авылда Ширпур Һәйкәлләр Төркеме урнашкан, анда Буддачылык, Һинд дине һәм Җәйничелек гыйбадәтханәләре һәм монастырьлары урнашкан. Болар 5-енче гасырдан 12-енче гасырга кадәр вакыт белән даталана.

Тарихы

Борынгы Һинд дине язмаларында Шрипур, Шрипура яки Ширпур (турыдан-туры мәгънәдә "муллык, Лакшми, алкышлар шәһәре") ул Маханди Елгасы буенда төп археологик урын булып тора. Ширпур борынгы заманнарда Пандуванши династиясенең башкаласы булган. Урын Рамаяна әһәмиятенең Рама һәм Лакшмананың гыйбадәтханә хәрабәләре өчен мәшһүр һәм шулай ук Шиваизмга, Шактизмга, Буддачылыкка һәм Җәйничелеккә карый торганнары өчен. 1950 елдан соң, һәм аеруча 2003 елдан соң урында археологик казуларда, 22 Шива гыйбадәтханәсен, 5 Вишну гыйбадәтханәсен, 10 Буддачылык Вихарасын, 3 Җәйничелек Вихарасын, 6-ынчы/7-енче гасыр базарын һәм снана-кундны (юыну йорты) табылган булган.Atula Kumar Pradhan and Shambhoonath Yadav (2013), Sirpur - A unique township of early medieval India, Proceedings of the Indian History Congress, Vol. 74 (2013), pp. 854-864

Урын Кытай сәяхәтчесе Сюанзанг мемуарларында монастырьлар һәм гыйбадәтханәләр урнашу урыны буларак искә алына. 1872 елда монда колониаль Британия Һиндстаны рәсмие Александр Каннинхэм зиярәт кылган. Аның Ширпурда Лакшман (Лакшмана) гыйбадәтханәсе турында мәгълүматы халыкара игътибар җәлеп иткән.

Мәдәният Мәдәният Җәйничелек, Буддачылык һәм Һинд дине тарафдарлары өчен дини сәфәр кылу урыны булып тора. Биредә Макар Санкранти вакытында төп ярминкә (мела) була.

Транспорт Ширпурга Райпурдан дүрт узулы 53 Милли Шоссе буенча килеп була. Райпурны һәм Ширпурны регуляр автобус рейслары тоташтыра. Иң якын тимер юл станциясе булып Махасамунд тимер юл станциясе тора (35 км). Иң якын аэропорт булып Райпурда Свами Вивекананда аэропорты тора, аннан Һиндстанның төп шәһәрләренә көн саен очышлар була.

Манзаралар Ширпур Һәйкәлләр Төркеме Калкулыклы урында һәм куе урманнар арасында якындагы тыюлык Барнавапара. Бу тыюлыкта Һиндстан бизоны гаур, читал, самбхар, нилгай һәм кабан дуңгызы яши.

Шулай ук карарга мөмкин Ширпур Һәйкәлләр Төркеме

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Sirpur Archaeological Survey (Hindi)

Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Шиваизм Төркем:Вишнуизм Төркем:Шактизм Төркем:Җәйничелек