Мадридның үзәк мәчете, Әбу-Бәкер мәчете () — Испания башкаласы Мадридта урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Мадрид метрополитенының Эстречо (, бугаз) тукталышына якын урнашуы сәбәпле, халыкта мәчетнең «Бугаз мәчете» () дигән популяр исеме дә бар.

Тарих

Мадридта мәчет төзү өчен җир алданрак бирелсә дә, халыктан кергән акчага алып барылган төзелеш 1988 елда гына тәмамлана. Мадридның үзәк мәчете яки Әбу-Бәкер мәчете — 1609—1614 елларда Пиреней ярымутравыннан соңгы соң La permanencia de la población de origen islámico en la España Moderna (Хәзерге заман Испаниясендә ислам динен тотучылар), Испаниядә торгызылган беренче ислам гыйбадәтханәсе.

Тасвирлама Мәчетнең архитекторы — Хуан Мора (Juan Mora) бинаны ислам архитектурасына таянып корган. Мәйданы — 3 500 квадрат метр Las comunidades islámicas en la España actual (1960-2008). Бер манаралы, бер гөмбәзле, дүрт катлы бинада мәчеттән башка Мадрид ислам җәмгыяте белән Испания ислам җәмгыятьләре берлеге () офислары, шулай ук мөселман мәктәбе, балалар бакчасы, кибет урнашкан.

Мәчет дини, хәйрия, белем бирү, мәдәни һәм социаль функцияләр башкара. Әл-Әзһәр университеты белән имамнар әзерләү һәм руханилар белән тәэмин итү турында килешүгә ирешкән.

Мәчет дәүләт белән мөселманнарның законлы вәкиллекле органы булган Испания ислам комиссиясе () аркылы эш алып бараComisión Islámica de España Испания ислам комиссиясе. Мәчет имамы, бер үк вакытта Испания ислам комиссисе президенты — Riay Tatary (es)Riay Tatary felicita al muftí de Egipto.

Сылтамалар Испания Ислам җәмгыятьләре берлеге (UCIDE) рәсми сайты

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Испания мәчетләре Төркем:1988 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Мадрид