Чикләвек — кайбер үсемлекләрнең җимеше (күбесенчә агач һәм куакларның), гадәттәгечә ашап була торган эчлек һәм каты тыш белән.Ожегов С. И. Словарь русского языка. — 8-е изд., стереотип. — М.: Сов. энциклопедия, 1970. — С. 447. Җимешләрне төгәлрәк билгеләү өчен, аларны нинди күзлектән карап тикшерелүгә бәйле.
Ботаникада
Чикләвек (лат. nux) — коры ябыккан агач балчык үсентесе булган синкарпалы Түбән җимеш (мәсәлән, Каенлыкта), аның эчендә бер (сирәк ике) ирекле ятучы орлык урнашкан.Артюшенко З. Т., Фёдоров Ал. А. Атлас по описательной морфологии высших растений. Плод / АН СССР; Бот. ин-т им. В. Л. Комарова. — Л.: Наука, Лен. отд, 1986. — С. 64. — 392 с. Мондый җимешнең мисалы булып урман чикләвеге тора. Башка җиләк-җимешләре белән хайваннар да файдаланырга мөмкин, бу тиешле үсемлекләрнең таралуына ярдәм итә.
Кайбер чикләвекләрнең вак җиләк-җимеш вәкилләре Осоковые һәм Карабодай гаиләсенә карыйлар.Орех / Г. Ю. Конечная // Океанариум — Оясио. — М. : Большая российская энциклопедия, 2014. — С. 401. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 24). — ISBN 978-5-85270-361-3.
Ботаника карашыннан башка чикләвекләр ясалма булалар, хәттә дөрес түгел атамалы чикләвекләрдә була ала. Мәсәлән, "җир чикләвеге", ногыт булып санала.М. Аксёнова и др. Бобовые // Энциклопедия для детей. Биология. — 7-е изд. — М.: Мир энциклопедий Аванта+, Астрель, 2010. — С. 319. — 589 с. — ISBN 9785989862658. Кайбер нарат орлыклары турынды да, мәсәлән, кедр чикләвеге, Әстерхан чикләвеге, кокослы пальма (кокос чикләвеге) турында шулай ук әйтергә була.Орех // Никко — Отолиты. — М. : Советская энциклопедия, 1974. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 18)
Кулинариядә һәм көнкүрештә
Кулинариядә һәм, әлбәттә, көнкүренештә теләсә нинди чикләвекне ашый торган җиләк-җимешне дип саныйлар. Чикләвекләрдән төрле кайнатмалар, тәмләткечләр ясап була.М. Аксёнова и др. Кактусы // Энциклопедия для детей. Биология. — 7-е изд. — М.: Мир энциклопедий Аванта+, Астрель, 2010. — С. 289. — 589 с. — ISBN 9785989862658.
Авыл хуҗалыгында мондый үсемлеләрне чикләвек-җимешле культура дип йөртәләр. Ботаник мәгънәсеннән күренгәнчә, чикләвектән тыш тагын кедр чикләвеге, кокос чикләвеге һәм башкалар керә.
Ботаникада Ботаника күзлегеннән караганда, чикләвек җиләге (өлгергәннәрендә ) коры, агачлы балалыкчыгы белән эченә бер яки сирәк кенә ике орлык сыйдырышлы ачылмый торган кабарчык аскы җимеш. Чикләвек тышлык ясаучы бер яисә берничә чәчәклек белән чолганган. Бу Елтыравык төренә хас.Орех / Г. Ю. Конечная // Океанариум — Оясио. — М. : Большая российская энциклопедия, 2014. — С. 401. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 24). — ISBN 978-5-85270-361-3
Гадәттә түбәнге яки ярымтүбәнге кабарчык гинецейдан җәелеп киткән плюска белән уратып алынган. Ул төрле формага керергә мөмкин: гадәти Елтыравыкның ул тоташ түгел яфраклы, маньчжур Елтыравыгының – чүлмәксыман, грабның – өч катлы, колмаклы грабның- бөтенләй тоташ.Орех // Сельскохозяйственный энциклопедический словарь / Главный редактор: В. К. Месяц. — М.: Советская энциклопедия, 1989
Чикләвекләргә кайбер Осок һәм Карабодай гаиләчекләре вәкилләренең вак җимешләре дә керә. Күпчелек осок чикләвегенең киң таралган формасы - өчкырлы, шулай ук шарсыман яки җиңелчә ике яктан кабарынкы форма.Г.В. Егорова. Семейство осоковые (Cyperaceae) // Жизнь растений. В 6-ти т. / Гл. ред. А. Л. Тахтаджян. — М.: Просвещение, 1981. — Т. 5. Ч. 2. Цветковые растения. / Под ред. А. Л. Тахтаджяна. — С. 292-310. — 512 с. — 300 000 экз. Карабодай төренең кырый саны плодолистик санына туры килә.Семейство гречишные (Polygonaceae) // Жизнь растений. В 6-ти т. / Гл. ред. А. Л. Тахтаджян. — М.: Просвещение, 1981. — Т. 5. Ч. 2. Цветковые растения. / Под ред. А. Л. Тахтаджяна. — 512 с. — 300 000 экз.
Каен гаиләсе Каен гаиләсенә чикләвек җимеше хас. Каен гаиләчелегендә бу ике, кайчак өч-дүрт тар гына итләч канатлы кечкенә чикләвектән торган чикләвек. Елтыравык гаиләчелегендә чикләвекләр эрерәк, юка быргалы плюскалар белән уратып алынган җиңел чикләвекләр. Граб өчен җимешне тик үзәгендә чолгап ала торган, ян-як өлешләре 2-3 тапкырга уртанчысыннан кыскарак булган өчкатлы тышлык хас. Колмаклы грабның бөтен җимеше капчыксыман ярылы калтыравыклы ясалгыч белән чолганган, остриопсис җимешенең тышлыгы югары очында өчөлешле.Корчагина И. А. Семейство берёзовые (Betulaceae) // Жизнь растений. В 6 т. / под ред. А. Л. Тахтаджяна. — М.: Просвещение, 1980. — Т. 5. Ч. 1. Цветковые растения. — С. 311—324. — 300 000 экз.
Елтыравык төре җимешләре төрле яклап караганда да чын чикләвек булып саналалар һәм алар бик танылган төрләр.
урман чикләвеге ( агачы – Чикләвеклек (Орешник), яисә гадәти Елтыравык төрек, яисә аю чикләвеге ( агачы – агачсыман Елтыравык) ломбард чикләвеге (агачы — эре Елтыравык)
Бук гаиләсе Барлык Бук гаиләсе вәкилләренең җимеше – өлгергәндә катып китә торган, бөтенләй яисә өлешчә плюскада урнашкан бер орлыклы һәм каты балалыкчыгы булган чикләвек. Кайбер бук җимешләре азык буларак кулланыла, мәсәлән, каштан, бук чикләвеге. Имән чикләвеге терлек ашату өчен һәм тәме кофега ошаган эчемлекләр әзерләү өчен кулланыла.
Ашамлык буларак чикләвекләр Көнкүреш аңлатмасы буенча, ашау өчен кулланыла торган каты кабыклы җимешләр чикләвек дип атала. Алар агачсыман балалыкчы коры костянкалар булырга мөмкин, мәсәлән, әстерхан чикләвеге, миндаль, кокос чикләвеге яисә орлыклар, мәсәлән, җир чикләвеге орлыгы һәм кайбер нарат орлыклары (кедр чикләвеге). Шул ук вакытта күп кенә чикләвекләр фәнни мәгънәсе ягыннан карасаң, аларны чикләвек дип атамыйлар, алар ашарга яраклы булмаган яисә бик вак җимешләр.
Чикләвекләр борынгы кешеләр диетасының төп ашамлыгы булып торган дигән исәпләү нигезе бар. 780 000 нче елга караган чикләвек ватып ашаучылар идентификацияләгәнчә, ашарга яраклы чикләвекләрнең 7 төренең калдыклары табып алынган. Табылган чикләвекләр арасында миндаль, куркыткыч эвриала, имән чикләвеге, фисташка һәм каштан бар.Remains of seven types of edible nuts and nutcrackers found at 780,000-year-old archaeological site. Scienceblog.com (февраль 2002). Дата обращения 13 сентября 2010. Архивировано 28 апреля 2013 года Aesculus californika ачлык вакытында Калифорния индеецлары тарафыннан ашамлык итеп кулланылганнар, бу үз чиратында белеп куллануны таләп иткән, чөнки бу чикләвекләрдә токсик компонентлар бар.
Авыл хуҗалыгында культивацияләнә торган җимешле үсемлекләрне, ягъни ашарга яраклы чикләвекләрне чикләвекле-җимешләр культурасы дип атыйлар.
Чикләвекләрне вата торган кухня коралы “чикләвек өчен кыскыч”, “чикләвек ваткыч” дип атала. Бу коралның декоратив вариантын “селкеткеч” дип атыйлар.
Кеше тарафыннан чикләвекне ашамлык итеп куллану аның киң таралуына китерә,мәсәлән, кокос чикләвеге су буенча өч ай буе агып килеп, шытып чыгарга мөмкин, гомумән, кокос пальмасы кешеләрнең кокос чикләвеген азык запасы итеп алулары нәтиҗәсендә киң таралыш тапкан.М. Аксёнова и др. Пальмы // Энциклопедия для детей. Биология. — 7-е изд. — М.: Мир энциклопедий Аванта+, Астрель, 2010. — С. 360. — 589 с. — ISBN 9785989862658.
Кайбер чикләвекләрнең май эчтәлеге һәм аның энергетик кыйммәтеDeutsche Forschungsanstalt für Lebensmittelchemie, Garching. Der kleine Souci · Fachmann · Kraut // Lebensmitteltabelle für die Praxis. — Wissenschaftliche Verlagsgesellschaft mbH, 2009. — С. 396–406. — ISBN 978-3-8047-2541-6. (нем.) +Май эчтәлеге г / 100 гЭнергетик кыйммәте кДж / 100 гЭнергетик кыйммәте ккал / 100 гҖир чикләвеге48,12337564Бразилия чикләвеге66,82764670Әстерхан чикләвеге62,52738663Кекшью42,22377572Кокос36,51498363Урман чикләвеге61,62662644Макадамия73,02896703Миндаль54,12411583Пекан72,02897703Фисташка51,62406581
Дәва үзлеге Кайбер тикшеренүләр чикләвекне даими куллана торган кешеләрдә коронар кимлек авыруы белән авыру рискының кимүен күрсәтәләр.Kelly JH., Sabaté J. Nuts and coronary heart disease: an epidemiological perspective (англ.) // Br J Nutr (англ.)русск. : journal. — 2006. — Vol. 96. — P. S61—S67. — DOI:10.1017/BJN20061865. — PMID 17125535. Моны ачыклап күрсәтә торган тикшеренү 1993 нче елда үткәрелә.Sabaté J. et al. Effects of walnuts on serum lipid levels and blood pressure in normal men (англ.) // Engl J Med : journal. — 1993. — Vol. 328, no. 9. — P. 603—607. — DOI:10.1056/NEJM199303043280902. Шул чордан башлап үткәрелә торган күпсанлы клиник сынаулар миндаль, әстерхан чикләвеге кебек чикләвекләрне куллану кандагы холестеринны киметүгә китерен күрсәттеләр. Чикләвектә йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый торган матдәләр булуы ачыкланды, ләкин клиник сынаулар раславынча, кандагы майларның профилен яхшырту өчен төп компонент булып Омега3 майлы әчелек санала.
Кагыйдә буларак, чикләвекләр түбән гликемик индекс алып торалар, шуның өчен аларны шикәр авырулы кешеләргә үзләренең диеталарына кертүләрен тәкъдим итәләр.Josse AR. et al. Almonds and postprandial glycemia — a dose response study (неопр.) // Metabolism. — 2007. — Т. 56, № 3. — С. 400—404. — DOI:10.1016/j.metabol.2006.10.024. — PMID 17292730.
Бер тикшеренү күрсәтүенчә, чикләвекне даими кулланучы кешеләр кулланмаучы кешеләргә карый уртача 2-3 елга озаграк яшиләр.Fraser GE., Shavlik DJ. Ten years of life: Is it a matter of choice? (неопр.) // Arch Int Med. — 2001. — Т. 161, № 13. — С. 1645—1652. — DOI:10.1001/archinte.161.13.1645. — PMID 11434797. Шулай да бу очракта өстәмә факторларның булуы мөмкин, мәсәлән, ихтимал, чикләвекне күп кулланучылар буш калорий санын азрак кулланалар.
Чикләвек составына алыштыргысыз майлы линолен һәм линол әчелекләре керә. Нигездә, чикләвек нык туендырылмаган майлы әчелекләрне, шул исәптән, моно туендырылмаган майлы әчелекләрне үз эченә ала.Чикләвекләрдән алына торган аминокисоталар арасыннан артериаль кан тамырларының тыгызлыгын саклауда катнаша торган аргинин аминокислотасы аерылып тора ( атеросклероз булу рискын киметә).Eating Nuts: A Healthy Way to Lower Cholesterol. CholesterolAdvice.net. Дата обращения 20 апреля 2013. Архивировано 28 апреля 2013 года.
Күп кенә чикләвекләр Е һәм В2 витаминнары чыганагы булып торалар. Алар магний, фосфор, кальций, бакыр һәм селен кебек аксым, фолота , җепсел һәм минераллар белән бай.Kris-Etherton PM. et al. Nuts and their bioactive constituents: effects on serum lipids and other factors that affect disease risk (англ.) // Am J Clin Nutr (англ.)русск. : journal. — 1999. — Vol. 70, no. 3 Suppl. — P. 504S—511S. — PMID 10479223.
Чи әстерхан чикләвекләрендә антиоксидант концентрациясе башка чикләвекләрдәге концентрациягә караганда ике тапкырга артыграк.Walnuts are the healthiest nut, say scientists, BBC News (27 марта 2011). Дата обращения 28 марта 2011. Кеше сәламәтлеге өчен антиоксидантларның файдасы турындагы теория соңгы вакытта төрле үзгәрешләр кичерде, һәм кайбер клиник сынаулар антиоксидантларны кирәгеннән артык куллану сәламәтлеккә зыян булуы турында искәртәләр.Baillie J.K. et al. Oral antioxidant supplementation does not prevent acute mountain sickness: double blind, randomized placebo-controlled trial (англ.) // QJM (англ.)русск. : journal. — 2009. — Vol. 102, no. 5). — P. 341—348. — DOI:10.1093/qjmed/hcp026. — PMID 19273551.Bjelakovic G. et al. Mortality in randomized trials of antioxidant supplements for primary and secondary prevention: systematic review and meta-analysis (англ.) // JAMA : journal. — 2007. — Vol. 297, no. 8. — P. 842—857. — DOI:10.1001/jama.297.8.842. — PMID 17327526.
Хәзерге заман кухнясында чикләвекләрне чи килеш тә, кыздырып та кулланалар. Кыздырылган чикләвекләр һәм каштаннар аерым блюдо була ала, әмма чикләвекләрнең кулинариеда һәм кондитер эшендә төп кулланылышы – ашамлыкка специфик чикләвек тәмен кертү. Грузин кухнясында әстерхан чикләвеге күпчелек ашамлыкларның алыштыргысыз өлеше булып санала.