Копенгагенның Зур мәчете (), шулай ук Хәмәд бин Хәлифәнең цивилизация үзәге — Дания башкаласы Копенгагенның Нерребро районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, сөнни мәчете. Мәчет һәм мәдәният үзәге булган биналар комплексы. 2014 елда Даниядә махсус төзелгән беренче мәчет, илнең иң зур һәм манарасы булган беренче мәчете, Аурупада иң эре мәчетләрнең берсе The Grand Mosque of Copenhagen. The Copenhagen Post, 26.04. 2007 Politicians and royals steering clear of grand mosque's opening .

Тарих

2008 елда мәчет проекты әзерләнә башлаган. 2014 елның июнендә Дания Ислам шурасы Копенгагенның Зур мәчетен ача (рәсми исеме Хәмәд бин Хәлифә цивилизация үзәге). Мәчет төзелешен финанслаган Катар әмире шәех исеме белән аталган. Катар төзелешне финанслауга 27 миллион доллар бүлеп биргән. Дания халык фиркасе Катарның Даниянең эчке эшләренә тыкшынуы ихтималы уңаеннан борчылуын белдерә Denmark's first 'real' mosque opens, bankrolled by Qatar. Timesofisrael.com, 19.06.2014.

Мәчет ачылу тантанасында Катарның дин эшләре буенча министры Гаит Әл-Карави (Ghait Al Karawi) катнашкан. Мәчет ачылу көнендә «Данияне исламлаштыруны туктатырга» төркеме бина каршында протест ясарга ниятләгән, әмма полиция тарафыннан тыелган Denmark 2014 international religious freedom report. State.gov.

Тасвирлама

Мәчет Дания архитекторлары Ян Венцел (Jan Wenzel) һәм Ларс Туксен (Lars Tuxen) тарафыннан проектланган һәм Дания Ислам шурасы милке булып тора. Бина эчендә берьюлы 3 000 кеше һәм бәйрәмнәр вакытында эчке ишегалдында өстәмә 1 500 кеше намаз укый ала. Копенгаген муниципалитеты белән килешенгәнчә, манарадан намазга чакыру (азан) трансляцияләнми.

Мәчет фасады титаннан, пыяладан, полировкаланган бетоннан эшләнгән. Мәчет тирәсендә бассейн бар. Бинаның эчендә 13 колонна урнашкан. Беренче катта ашханә, төрле аудиторияләр, күпфункцияле заллар, алдынгы аудио / видео һәм it-бүлекләр, китапханә, офислар һәм куркынычсызлык секцияләре бар. Җир асты паркингыннан мәчеткә чыгып була The Great Mosque in Copenhagen. Jan Wenzel & Lars Tuxen.

Сылтамалар

Official website

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Дания мәчетләре Төркем:2014 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Копенгаген