Төньяк Македониядә ислам () — Төньяк Македония территориясендә ислам дине. Ислам — Төньяк Македониянең XV гасырдан бирле традицион диннәренең берсе. Македония мөселманнары, нигездә, хәнәфи мәзһәбендәге сөнни исламда. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, республикада 674 мең мөселман (ил халкының өчтән бере — 33,3 %ы) яшиhttp://www.stat.gov.mk/publikacii/knigaX.pdfBBC - Macedonia. Ислам тарафдарлары саны буенча (православиедән кала) илдә икенче урында тора. Нигездә, албанлылар, шулай ук төрекләр, чегәннәр, македониялеләр, славяннар (торбәшләр, гораннар, бошнаклар) ислам динендә.

Тарих

Ислам хәзерге Төньяк Македония территориясендә XIV—XV гасырларда Госманлы империясе киңәю белән киң таралыш ала. Урта гасырларда Сербия Госманлы империясенә кушылганнан соң, ил халкының яртысына кадәр ислам динен тота. Күп кенә славяннар, чегәннәр һәм албаннар ислам динен кабул итә, шулай ук көнчыгыштан бирегә төрекләр һәм башка мөселман халыклары күченеп килгән. XIX гасырда көньяк славяннарны Госманлы империясе хакимиятеннән азат итү барышында күп кенә мөселман-мөһаҗирләр Төньяк Македониядән киткән, әмма албан халкының табигый артуы зур булу мөселманнарның саны кимүне булдырмый кала алган.

Мөселманнар саны Хәзерге Төньяк Македония территориясендә мөселманнарның өлеше 1904 елдан 1961 елга кадәр кимегән, ләкин мөселман гаиләләре арасында туучылар саны югары булу сәбәпле, 2002 елда 33,33 %ка җиткән. 2002 елгы халык санын алу нигезендә, 0-4 яшьлек балаларның 46,5 %ы мөселман булганCensus of Pupulation, Households and Dwellings in the Republic of Macedonia, 2002, p. 518. 2010 елда мөселманнар ил халкының 39,3 %ын тәшкил иткән"Religious Composition by Country, 2010-2050" in: Pew Research Center, Retrieved 10 November 2016Republic of Macedonia , in: Pew-Templeton Global Religious Futures, Retrieved 10 November 2016. 2030 елга мөселманнар өлеше халыкның 40,3 %ына кадәр җитәргә мөмкин, фаразлаулар буенча, илдә 2050 елга Ислам иң эре дин булачак. Ел Мөселманнар саны Мөселманнар өлеше 1904 634 000 36,76% 1912 384 000 33, 47% 1921 269 000 31,43% 1948 314 603 27,29% 1953 388 515 29,78% 1961 338 200 24,05% 1971 414 176 25,14% 1981 546 437 28,62% 1991 611 326 30,06% 1994 581 203 30,04% 2002 674 015 33,33% 2010 808,512 39.3%

Мөселманнар милләте буенча Ил халкының 25 %ын һәм мөселман халкының күп өлешен тәшкил иткән албан мөселманнары, нигездә, илнең көнбатышында яши. Ил халкының гомуми саныннан 4 % тәшкил иткән төрекләр бөтен ил буенча таралган. Чегән-мөселманнар, нигездә, эре шәһәрләрдә көн күрә. Боснияле мөселманнар Скопьеда яши. Македонияле мөселманнарны Төньяк Македониянең төньяк өлешендә очратып була. Урын Милләт Саны1 албаннар 509,0832 Төрекләр 77,9593 Чегәннәр 53,8794 Македониялеләр 40,000-100,0005 Босниялеләр 17,018

Мөселман оешмалары Мөселманнар Төньяк Македониянең ислам дини берлеге () дини оешмасына берләшкән. Әлеге берлеккә илнең барлык шәһәрләрендәге 600 мәчет карый. Ислам дини берлеген Рәис-үл-голәм һәм аның 13 мөфтие җитәкли.

Дәүләт Төньяк Македония мөселман халкының тагын бер дини оешмасын — Төньяк Македониянең бәкташилар берлеген рәсми төстә таныган. Әлеге берлек Бөтендөнья бәкташи ислам берлегенең филиалы булып тора, аның штаб-фатиры Тиранада урнашкан.

Сылтамалар The Future of the Global Muslim Population (Дөнья мөселман халкының киләчәге) A History of the Macedonian People (Македония халкы тарихы) Historiku xhamis sė pashės

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Төньяк Македониядә дин