Таһир Шәмсуаров, Таһир Ярулла улы Шәмсуаров (1954 елның 6 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Шөгер районы, Яңа Иштирәк) — шагыйрь, публицист, педагог, һәвәскәр җырчы, РФ мәктәпләренең мәгариф отличнигы. Лениногорск шәһәренең әдәби «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе (2019 елдан). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2010 елдан). РФ Һуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (2010). Шамил Бикчурин (1994), Саҗидә Сөләйманова (2012) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1954 елның 6 апрелендә Татарстан АССР Шөгер (1959 елдан Лениногорск) районы Яңа Иштирәк авылында ишле колхозчы гаиләсендә туган. Хәрби хезмәттән кайткач, районның Түбән Чыршылы мәктәбендә укытучы булып эшли. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1981, читтән торып). Күп еллар Мөэмин Каратай мәктәбендә директор булып эшли. 40 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә«Өстәлләрдә сөттәй кәгазь ята…». «Мәйдан», В. П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора.
Иҗаты Таһир Шәмсуаров — зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүче шагыйрь. Шигырь китаплары, күп мәкаләләр авторы. Яшьтән үк шигырь яза башлаган: 5нче сыйныфта укыганда кулына каләм алып тәүге шигырен яза. Яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре районның «Ильич васыятьләре» (1959 елга кадәр «Җиңү байрагы», 1990 елдан «Заман сулышы») газетасында, «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Идел», «Мәгариф», «Ялкын» журналларында басыла тора. Таһир Шәмсуаров Яңа Иштирәктә туып үссә дә, гомеренең шактый өлешен, ә шигъри, иҗади гомеренең төп өлешен дүрт чакрым гына ераклыктагы Мөэмин-Каратай авылында үткәрә, ул бүгенге көндә дә шунда яши. Таһир Шәмсуаров, нигездә, лирик шагыйрь дип исәпләнсә дә, иҗаты иҗтимагый, шигъри публицистикага да бай Туган якка тугрылык. tatkniga.ru. Иҗатында камиллеккә омтыла, үз моңын, үз сүзен, үз гамен якташларына җиткерергә омтыла. Таһир Шәмсуаров шигырьләре көрәшә, уйлана, дәртләнә, елый. Шигырьләренә гадилек, ихласлык, самимилек хасТаһир Ярулла улы Шәмсуаров. «Аргамак», 1994, № 9. Лирик каһарманы туган ягын, әтисе нигезен җаны-тәне белән ярата, шул хисләре бөреләнеп җырга, шигырьгә әверелә.Таһир Шәмсуаровта яшь чактан үк сандугачтай тавыш чыга башлый , ул төрле бәйрәмнәрдә үзенең искиткеч матур җырларын бүләк итәргә ярата. Аның яратып җырлый торган җырлары: Сагыш (Р.Фәйзуллин ,Җ.Фәйзи), Һәр көнне керәсең төшемә (Р.Нуретдинов, Р.Сәхәүтдинова),Тула микән чиләге (Татар халык җыры), Урманнарда йөрдем (Г.Зәйнәшева сүзләре , Татар халык көе) һәм башкалар. Шигърияте лирика, моң белән аерылып тора. Шигырь китабында Батырлык, Кыюлык сүзләре белән янәшә Ярату тора. Таһир Ярулла улы Шәмсуаров — Лениногорск районында Разим Вәлиуллин оештырган (Шамил Бикчурин исемендәге) «Чишмә» иҗат берләшмәсенең 1971 елдан башлап даими әгъзасы (2019 елдан җитәкчесе).
Китаплары
1997 ― Әтиләр нигезе. Лениногорск басмаханәсе, 1997 2008 ― Гомер дисбесе. Лениногорск, 2008. 2010 ― Моң коесы. Казан: Мәгариф, 2010. 2011 ― Яу кырыннан хатлар 2014 ― Яратудан тора Җир шары. Лениногорск, 2014. 2015 ― Ярату белән. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. 2016 ― Җанлы шәм. Яр чаллы 2016 2019 ― Аклыкка сыену. Казан: Татарстан, Рухият нәшрияты, 2019. 2022 ― Җырчы чикерткәләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2022.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1994 — Шамил Бикчурин премиясе 2012 — Саҗидә Сөләйманова премиясе (кызыксындыру премиясе)Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия. ТР язучылар берлеге сайты 2014 — ТР мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесеТаһир Шәмсуаров: «Минем күңел гасырларны иңли...». «Мәдәни җомга», 5.04.2014 2024 ― ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты һәм медаль В Лениногорске проходят мероприятия, посвященные ко Дню Республики и Дню работников нефтяной и газовой промышленности (фото 43 из 132). leninogorsk.tatarstan.ru, 30.08.2024 Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы Җир шарында халыкара дуслык эшчәнлеге өчен ЮНЕСКО ның «Алтын роза» медале иясе Лениногорск Мәдәният сараенда Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Татарстан Язучылар берлеге, 6.04.2024 2026 ― «Габдулла Тукайга 140 ел» медале ― татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив катнашуы, үзе дә аларның оештыручысы булган өченГәрәй Рәхимне искә алу кичәсендә: «Эшләгән изгелекләре бик күп, күңеле матур иде». Интертат, 11.09.2026
Гаиләсе Хатыны Рәмзия, өч баласы: кызлары Ләйсән (Рахманова), Ләйлә (Ситдыйкова), улы Искәндәр. Оныклары Ләйлә кызының биш баласы: Динар, Илсаф ул бабасының шигырьләрен оста итеп сөйли һәм бабасыннан килгән моңлы тавыш иясе, Динә, Дилә, Илүсә. Ләйсән кызының ике баласы: Сөмбел һәм Раяз. Искәндәр улының өч баласы: Инцар, Сәфинә, Гаяр.
Искәрмәләр
Әдәбият Шәрипов Ә. М. Кешеләрең синең чын хәзинә. // «Казан утлары», 2015 ел, 7нче сан. Шәрипов Ә. М. Шигырь бөреләнә күңелдә. // «Мәйдан», 2013 ел, 12нче сан.
Сылтамалар Шәмсуаров Таһир. ТР язучылар берлеге сайты Таһир Шәмсуаров. «Әдипләр» порталы (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы) Таһир Шәмсуаров — якташ шагыйрь (презентация, авторы Ф. Х. Әскарова) Таһир Шәмсуаровның балалар поэзиясенең үзенчәлекләре (Диана Шакированың фәнни эше, җитәкчесе Г. З. Хәкимова) Лениногорскида Таһир Шәмсуаровның юбилеен билгеләп уздылар. «Заман сулышы», 13.04.2019
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Шамил Бикчурин премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличниклары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Габдулла Тукайга 140 ел медале белән бүләкләнүчеләр