Sailfish OS — Linux нигезендә фин тарафыннан булдырылган операцион система. һәм кайбер башка компанияләрнең смартфоннары һәм планшетлары Sailfish OSка нигезләнә"Jolla Tablet: Aiming for Closure". Official Jolla Blog. Retrieved 10 February 2016.. Бу система смартфон һәм планшет белән тулаем татар телендә кулланырга мөмкинлек ачаРоссиянең беренче операцион системы татар теленә тәрҗемә ителде azatliq.org.
Тасвирлама Sailfish сүзе инглиз телендә кечкенә җилкәнле көймә яки җилкәнле балык мәгънәсендә кулланыла.
Операцион система Nokia һәм Intel булдырган Linux MeeGo OS системасының дәвамы. 2019 елда Sailfish OS ачык Meer проекты белән берләшүе турында игълан итә. Mer — MeeGoның яңартылган варианты, MeeGoның төшендәге 80% кодын тәшкил итә.
Sailfish OSның төп үзенчәлекләре:
Системаның төше техник яктан көчлерәк; Android кушымталары белән ярашу киңәйтелгән; Көчәйтелгән шәхсиләштерү мөмкинлекләре.
Телләр Бүгенге көндә операцион система белән 36 телдә куллану мөмкинLanguage settings jolla.zendesk.com. Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Иннополиста 17 мең сүзне тәрҗемә итеп, 2017 елда системаның татар интерфейсын булдырган.
Җитештерү Бүгенге көндә Sailfish OS смартфоннары Россия базарына җитештерелми. 2018 елның февралендә Ростелеком Sailfish акцияләренең 75% алу турында теләк белдерәРостелеком купил разработчика мобильной операционной системы rbc.ru. 2018 елның февралендә РФ элемтә министры Николай Никифоров ике ширкәт арасында килешү имзаланганын белдерә, системаны Россиянеке дип исәпләү мөмкинлеген ассызыклыйНиколай Никифоров: «Мы будем и дальше отстаивать свой цифровой суверенитет». План буенча 2019-2021 елларда 7,9 миллион дәүләт һәм бюджет хезмәткәрләре яңа системага күчерелгә тиешПеревод чиновников на смартфоны с российской ОС оценили в 160 млрд руб..
Аурупа Берлеге кысаларында система ирекле кулланыштаSailfish OS ebay.com. Россиялеләргә ebay.com кебек интернет-кибетләрдә Sailfish OSка нигезләнгән смартфоннар һәм планшетлар сатып алуы мөмкин. Система бәясе 29,90-39,90 € тәшкил итәSailfish X — the downloadable OS jolla.com.
Җайланмалар исемлеге Бүгенге көндә түбәндә китерелгән җайланмаларга рәсмиләштерелгән Sailfish системасын кулланырга мөмкин:
Sony Xperia™ 10; Xperia™ 10 Plus; Sony Xperia™ XA2; Sony Xperia™ X; Gemini PDA.
Җәмәгатьчелек тарафыннан кечкенә кимчелекләр белән бүтән смартфоннар һәм планшетларга да система яраклаштырылган. Бөтен яраклаштырылган җайланмаларның исемелеген түбәндә карагыз:
Моны да карагыз
Windows Linux Ростелеком Гамәли семиотика институты (ТР ФА) Иннополис университеты
Чыганаклар
Россиянең беренче операцион системы татар теленә тәрҗемә ителде azatliq.org Sailfish X — the downloadable OS jolla.com (рәсми сайт)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Sailfish OS (рәсми сайт) sailfishos.org Ачык операцион система (рәсми сайт) omprussia.ru
Төркем:Алфавит буенча программа тәэмин итү Төркем:Мобиль җиһазлар өчен операцион системалар