Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты (1996 елдан алып) — татар халкы тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән ТР ФАсе каршындагы фәнни оешма. Татар тарихына багышланган күптомлы энциклопедияләр һәм башка фәнни хезмәтләр булдыру институтның төп вазифалары булып тора.

Статус Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.11.2023 № 1432 карары белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең аерым структура бүлекчәсе итеп үзгәртелә Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан «О реорганизации научных учреждений Республики Татарстан»Татарстанда берничә фәнни оешманы Фәннәр академиясенә кушалар. Татар-информ, 14.11.2023.

Тарих Институт тарихы Тел, әдәбият һәм тарих институтының 1939 елда оешуыннан башланаУстав ГБУ «Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ» татаровед.рф. 1939-1996 елларда институт тарих бүлеге дәрәҗәсендә генә хезмәтен алып бара, ә 1996 елның 14 июнендә ТР Президентының №VII-354 боерыгы буенча, ТР ФА каршында аерым институт буларак оешаИнститут истории имени Шигабутдина Марджани millattashlar.ru.

1997 елның 17 февралендә ТР Министрлар кабинеты карары чыгу белән институт белән бәйле юридик сораулар чишелә, ул гамәлгә куела һәм аның җитәкчесе буларак Рафаил Хәким билгеләнә. 2002 елның 19 февралендә институтка мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани исеме биреләИнститут истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф. 2014 елдан институт оештыручы вазифасы Татарстанның мәгариф министрлыгына, фәнни-методик җитәкчелеге ТР Фәннәр Академиясенә йөкләнә.

2014 елда институт Россия ислам университетын һәм Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасын булдыруга зур өлеш кертәКакие задачи стоят перед Российским исламским институтом сегодня? business-gazeta.ru. Шул ук елда институттан археология бүлеге аерыла һәм А. Х. Халиков исемендәге Археология институт барлыкка киләОтдел средневековой археологии archtat.ru. 2014 елдан институт ТӘһСИ белән берлектә Болгар шәһәрендә Төрки-татар язуы музеен төзүгә зур элеш кертеп бараОтчёты институтов, центров и отделений Академии наук Республики Татарстан за 2015 год. — Казань: АН РТ, 2015. — 83 с.. 2014 елда Тарих институтының фәнни үзәге Бакчасарай шәһәрендә ачылаМирхәев Р. Ф. Г. Тукай әсәрләренең теле хакында ft.antat.ru. Кырым татар халкы мирасын өйрәнү һәм саклау үзәкнең төп вазифасы булып тора. 2015 елда институтның Л. Н. Гумилев исемендәге Төньяк-көнбатыш фәнни үзәге Петербург шәһәрендә дә ачылаИнститут истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф.

2016 елда җидетомлык «Татар тарихы» җыентыгын 2002-2013 елларда нәшер итү өчен институт хезмәткәрләре ТРның фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булаларТатар тарихы — 7 томда tatar-congress.org. 2020 елның 20 февралендә институт архивына Япониянең Кобе шәһәрендә гомер иткән татар вәкилләренең документлары тапшырыла2020 елның 20 февралендә Татартан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетына Япониянең Кобе шәһәрендә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең документларын тапшырды ga.tatarstan.ru.

2020 елның маенда институтны Татарстан фәннәр академиясенә кайтарып, Альфред Халиков исемендәге Археология институты кул астына күчерү турында ТР президенты карары кабул ителгән Рафаил Хәкимов Тарих институтының ябылуы турында хәбәр итте. Азатлык радиосы, 27.05.2020. Институт галимнәре һәм хезмәткәрләре Татарстан президентына ачык хат белән чыкканТарих институты галимнәре Миңнехановтан институтны саклап калуны сорый. Азатлык радиосы, 30.05.2020. Институтны ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә ябу аеруча мыскыл итү буларак бәяләнә, диелә ачык хатта.

Тасвирлама

Татар тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бару һәм тарих өлкәсендә белгечләр әзерләү институтның беренче көненнән үк төп максатлары булып тора. Институт татар тарихын өйрәнү эшен Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши, Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин һ.б. галимнәр нигезләгән юнәлештә алып бара.

Бүгенге көндә институтта 40 фәннәр кандидаты һәм 10 фәннәр докторы хезмәт итә. Институтның төзелеше түбәндә китерелгән бүлекләрдән гыйбарәтИнститут истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф:

М. А. Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге; Яңа заман тарихы бүлеге; Иң яңа заман тарихы бүлеге; ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге; Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге; Этнологик тикшеренүләр бүлеге; Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге Я. Г. Абдуллин исемендәге иҗтимагый фикер тарихы һәм исламият бүлеге; Кырым фәнни үзәге; Л.Гумилев исемендәге Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге Иранистика үзәге

Институт журналлары «Золотоордынское обозрение» (2013 елдан) «Крымское историческое обозрение» (2014 елдан) «Историческая этнология» (2016 елдан) «Кряшенское историческое обозрение» (2015 елдан) «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» (2016 елдан)

Төп фәнни хезмәтләр

История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т. I: Народы степной Евразии в древности. — Казань: Изд-во «Рухият». 2002. — 552 с. История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: II. Волжская Булгария и Великая Степь. — Казань: Изд-во «РухИЛ», 2006. — 960 с. История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII — середина XV в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2009. — 1056 с. История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: IV. Татарские государства XV—XVIII вв. — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1080 с. История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: V. Татарский народ в составе Российского государства (вторая половина XVI—XVIII вв.). — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1032 с. История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VI. Формирование татарской нации. XIX — начало XX в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1172 с. История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VII. Татары и Татарстан в XX — начале XXI в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1008 с.

Танылган хезмәткәрләре

...

башлау тәмамлау исем туу датасы туу урыны уку йорты медиа үлем датасы Гамирҗан Дәүләтшин 1950-08-12 Сарман районы Казан (Идел буе) федераль университеты 1997 No/unknown value Равил Фәхретдинов 1937-03-14 Кариле Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Ravil Fakhrutdinov 2014-03-10 1998 2012 Рамил Хәйретдинев 1964-06-16 Буа районы Казан (Идел буе) федераль университеты Ramil Khairutdinov 2025-06-20 1996 2017 Дамир Исхаков 1951-12-111952 Шәмәрдән Казан (Идел буе) федераль университетыРФА антропология һәм этнология институты Damir Iskhakov 2004 Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова 1952-01-02 Казан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Guzel Valeeva-Suleymanova 2007 2016 Геннадий Макаров 1952-03-21 Әлмәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Gennady Mikhaylovich Makarov 1996 2014 Евгений Казаков 1934-10-22 Бутурлино Казан (Идел буе) федераль университеты 2026-08-11 1996 2014 Фаяз Хуҗин 1951-08-01 Карман Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Fayaz Huzin 2026-06-14 1997 Радик Салихов 1965-04-10 Мамадыш районы Казан (Идел буе) федераль университеты Radik Salihov 2002 Марат Гыйбатдинов 1974-10-05 Казан 2014 Андрей Непомнящий 1969-03-24 Бабруйск Таврия милли университеты Илдус Заһидуллин 1963-01-01 Яңгул Казан (Идел буе) федераль университеты 2010 Бәхтияр Измайлов 1983-05-24 Казан Казан (Идел буе) федераль университеты Bakhtiar Izmaylov 2006 2014 Искәндәр Измайлов 1960-12-12 Сеймчан Казан (Идел буе) федераль университеты Iskander Izmaylov Илнур Миргалиев 1976-10-25 Якуп Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетыТатарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Ilnur Mirgaleev 1997 2012 Пётр Старостин 1936-07-24 Пӱнчэҥер (Марий Тӱрек кундем) Мари дәүләт педагогия университеты 2012-07-03 1996 Әлфия Галләмова 1955-11-09 Дәтково Казан (Идел буе) федераль университеты Alfiya Gallyamova 1997 Рөстәм Габәшев 1941-05-10 Уфа Казан (Идел буе) федераль университеты 2010-01-02 No/unknown value 2006-10-16 Фәридә Гаффарова 1951 Казан (Идел буе) федераль университеты 2006-10-16 Луиза Фәсхетдинова 1968-12-31 Казан Казан сынлы сәнгать укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университетыТатарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Айдар Ногманов 1965-03-28 Кировград Казан (Идел буе) федераль университеты Aydar Nogmanov 2025-03-28 Фасхутдинова, Луиза Фагимовна 1968-01-31 Казан Казан сынлы сәнгать укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университеты Luiza Fashutdinova Тәэминә Биктимирова 1940-10-12 Яңа Шимбер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Рәүфә Уразманова 1936-02-22 Можга Казан (Идел буе) федераль университеты 2026-08-20

Искәрмәләр

Чыганаклар Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф Устав ГБУ «Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ» татаровед.рф Институт истории имени Шигабутдина Марджани millattashlar.ru

Сылтамалар

Шулай да карагыз Шиһабетдин Мәрҗани :Төркем:Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре

Төркем:Казанның фәнни институтлары Төркем:Татар тарихы Төркем:Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә аталган объектлар Төркем:Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Төркем:Татарстан Фәннәр академиясе институтлары