«Китап» — Татмедиа АҖ тарафыннан 2020 елда оештырылган (2019 елда лицензия алынган)Алексей Лучников, Эльвира Вильданова, Линар Фархутдинов. Появление этого радио задержалось лет на 10–15. business-gazeta.ru, 27.09.2019 яңа милли, музыкаль мәдәни-агарту радиосы. «Китап» радиосы — мобиль кушымталар, Интернет сайт һәм Казанда 98,6 FM ешлыгына көйләнгән радиоалгычлар аша тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы милли радио. Баш мөхәррире һәм радио концепциясенең авторы — Алмаз Миргаязов.
Тарих
2020 елга Татмедиа 9 радиостанция эшләп килә: «Радио Актаныш», «Арча», «Биектау FM», «Нократ дулкыннары», «Минзәлә дулкыннары», «Мөслим-МР», «Күңел», «ДЭНС — Динамит-Түбән Кама», «Саба дулкыннары». Әлеге станцияләр Татарстан районнарында гына кабул ителә. Соңгы тапкыр (2019 елга кадәр) Казанда татар телле радио 2011 елда лицензия алган булган: «Тәртип FM»Алексей Лучников, Эльвира Вильданова, Линар Фархутдинов. Появление этого радио задержалось лет на 10–15. business-gazeta.ru, 27.09.2019.
Идеясе Максаты — китап уку традициясенә игътибарны җәлеп итү. «Китап» радиосында эфирның яртысы җырлардан, яртысы әдәби әсәрләрдән торачакГөлнар Гарифуллина. Тагын бер татарча радионы — «Китап» радиосын бөтен дөньяда тыңларга була! Интертат, 5.05.2020. Радионың төп үзенчәлеге — татар халкы арасында бүген яратып укылган, шулай ук татар әдәбияты классикасына әверелгән матур әдәбиятны күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерү.
Потенциаль аудиториясе Зыялы, белемле, мәдәни дәрәҗәсе югары булган, милли моң, сыйфатлы төзек татарча сөйләм көтүче татарлар.
Эфирда планлаштырылган әсәрләр 2023 ел Роза Туфитуллова «Язмыш җиле», повестьлар, Фирүзә Җамалетдинова «Кошлар оя корган җирдә», «Адаштырма», «Буран», повестьлар, Ркаил Зәйдулла «Сунар», хикәяләр, Райнур Әгъләметдинов «Каеннар ник елый?», хикәяләр, Айгөл Габдрахманова «Караш», хикәяләр, Айсылу Гәрәева «Агай», «Мөнҗия», бәяннар, Фәнил Гыйләҗев шигырьләр, Вакыйф Нуруллин «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», повестьлар, Фирдүс Гыймалтдинов «Буа», Алмаз Гыймадиев юмористик хикәяләр, Рәниф Шәрипов шигырьләр, Вахит Имамов «Тозлы яра», «Каенсар», повестьлар, Зөлфәт Хәким «Курку», «Газап», «Легионер», повестьлар, Аяз Гыйләҗев «Балта кем кулында», Мөсәгыйть Хәбибуллин «Илчегә үлем юк», Зиннур Хөснияр «Трагедиягә ике билет», новеллалар, хикәяләр, повестьлар, Марат Кәбиров «Бердәнбер һәм кабатланмас», Кадим Җәмитов «Килмешәк», Рүзәл Мөхәммәтшин «Мин дә китәрмен әле», хикәяләр, Гөлчәчәк Галиева «Газзәбану», «Тулгак», «Өзелгэн өмет», повестьлар, Әлфия Ситдыйкова «Дөнья тәгәрмәче», «Диңгез суы тозлы ул», Роза Хәбибуллина «Мулла килене», повестьлар, Фәрит Яхин «Умырзая», повестьлар, Гүзәл Галләмова «Зәңгәр кыңгыраулар», повесть, Габделхәй Сабитов «Йолдыз яктысы», хикәяләр, Нәҗибә Сафина «Каеннар ник кара таплы», хикәяләр, Дания Гайнетдинова «Көй өзелсә нишләрсең», хикәяләр, Тәлгать Галиуллин «Китек көзге», Нәбирә Гыйматдинова повестьлар.
Әдәби тапшырулар вакыты «Китап» радиосында көндезге әдәби программалар ял көннәрендә 9:00—11:00, 14:00—16:00, 19:00—21:00 сәгатьләрдә, төнге әдәби тапшырулар 22:00—6:00 аралыгында яңгырый.
Тыңлау мөмкинлеге «Китап» радиосы башлангыч чорында мобиль кушымталарда эшли, көзгә таба (сентябрь–октябрь) 98,6 МГц ешлыгында Казанның ФМ киңлегендә эшләячәк. «Китап» радиосын Android (Андроид) һәм iOS (Айос) операцион системаларында эшләүче смартфоннар аша тыңлап була. Радионы бушлай тыңлау өчен смартфонга махсус кушымта куярга кирәк: мобиль телефоннан Play Market (Плей Маркет) һәм AppleStore (Аппл Стор) хезмәтләренә кереп, «Милли радио Китап» кушымтасын урнаштырасы Милли радио «Китап». App Store Preview. 5 еллык юбилей 2026 елның 27 гыйнварында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Китап» радиосының 5 еллык юбилей кичәсе узган. Радионы туган көне белән Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм танылган татар артистлары: Асаф Вәлиев, Сәгыйть Гыйбашев, Рөстәм Закиров, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Фәйзрахманов, Вадим Захаров, Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар, Филүс Каһиров, Зәринә Хәсәншина һәм башкалар котлаганЗөлфия Шәвәлиева. «Китап» радиосы 5 еллыгын билгеләп узды: Милләтне, телне саклауда ролегез бик зур! Татар-информ. 27.01.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» романын хәзер «Китап» радиосыннан тыңлап була. Интертат, 22.05.2020 Зилә Мөбәрәкшина. «Китап» радиосы баш мөхәррире: «Татар радиолары арасындагы конкуренцияне хуплыйм». «Атна вакыйгалары», № 20, 2020 ел. Презентация концепции радио «Китап» (YouTube видео, 3:42) on-line тапшыру - смартфонга махсус кушымта аша
Шулай ук карагыз
Төркем:Әлифба буенча радиостанцияләр Т Төркем:Татарстан радиокомпанияләре