Иске Бикчәнтәй — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Географиясе Иске Бикчәнтәй Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 287 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 26 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарихы Бүләр ыруы башкортлары нигез салган Иске Бикчәнтәй авылы 1736 елдан билгеле, шулай ук анда байлар ыруы вәкилләре дә яши. Авыл Бүләр улусының Бүләр түбәсенә, соңрак бу улус Ырынбур губернасы Минзәлә өязенә карый. 1865 елда Минзәлә өязе Уфа губернасына керә. 1866 елда нәсел улустары бетерелгәч, авыл Байсар улусы составына керә. Авыл кешеләре 1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша. 1870 елда авылда мәчет (1802 елдан билгеле), мәктәп (1837 елда ачыла), 2 җил тегермәне теркәлгән. Административ-территориаль королышы 1920 елда авыл яңа оештырылган Татар АССР-ның Минзәлә кантоны составына керә. 1930 елдан Актаныш районы, 1935 елдан — Калинин районы, 1959 елдан — Актаныш районы, 1963 елдан — Минзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составында була. Халкы Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләрПолное собрание законов Российской империи Том 5. №3287Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221. 1795 елда 15 йортта — 129 башкорт, 19 йортта — 70, 1 йортта 4 типтәр исәпкә алына. 1816 елда башкортлар — 79, типтәрләр — 47, мишәрләр — 1. 1834 елда — 235 башкорт, 90 типтәр. 1848 елда 48 йортта — 313 башкорт, 32 йортта 177 типтәр була. 1859 елда — 129 хәрби дәрәҗәдәге кердәш, башка хезмәтләр буенча 600 башкорт исәпкә кертелә. 1870 елда 131 йортта 705 башкорт була. 1902 елда 142 йортта 365 кеше яши. 1905 елда 143 йортта 739 кеше. 1912 елда барлык халык ялгыш типтәрләргә (168 йортта 2 028 кеше) кертелә.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 90 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98.89%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1.11%.

Билгеле шәхесләре

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Бәхтияр Мадияр улы Әетов — хәрби эшлекле. 1807 елгы Рус-прусс-француз сугышында, 19нчы Башкорт полкы составында 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы. «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры. Ногманнасыйр Мәдияров (1782—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.