Иске Кадермәт — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Географиясе Иске Кадермәт Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 298 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 24 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарихы Терпеле елгасы каршындагы Иске Кадермәт (Кадырмәт) авылы ― Енәй волосте (1866 елдан ― Байсар волосте) Богады түбәсе башкортлары авылы. 1848 елда Иске Кадермәттә ике мәчет, 1870 елда мкәтәп була. Халкы 1795 елда 7 йортта 37 асаба башкорт, 3 йортта 19 кердәш башкорт яши. 1816 елда 69 йортта 248 башкорт була; 1834 елда ― 364 башкорт. 1848 елда 71 йортта ― 393; 1859 елда ― 534, 1870 елда 101 йортта 546 башкорт яши; 1902 елда 147 йортта хәрби дәрәҗәдәге 441 кердәш; 1912 елда 142 йортта 733 кердәш башкорт яши.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 130 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.

Шәхесләр Салават Фаязов (1958), генерал-майор, Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы (2001). Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.