{| class="infobox" style="font-size: 85%; width:360px;" |style="text-align: center" colspan="2" |Россия Федерациясе субъекты |- |style="border-top:1px solid grey; border-bottom:1px solid grey; background: #a3eea3; font-size: 110%; text-align: center" colspan="2" |<big>Пермь крае</big>Пермский край

|align="center" colspan="2"|

Байрак Герб

|align="center" colspan="2" style="border-bottom:1px #aaa solid; border-top:1px #aaa solid"| 360px

| width="140px" style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Башкала| Пермь |- | style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Мәйдан| |- | style="background: #f0f0f0; text-align: right; padding-right: 5px;"| - Барлыгы

- Су | 160 236 км²

2,0%

| style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;" |Сәгать поясы| MSK+2 (UTC+6) |- |}Пермь крае — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Крайның мәркәзе — Пермь шәһәре.

География

Чиктәшлек ЯкРоссия субъектыТөньяк Коми РеспубликасыКөнчыгыш Свердловск өлкәсеКөньяк Башкортстан РеспубликасыКөнбатыш Киров өлкәсеУдмурт Республикасы

Пермь крае Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Европада, 0,2 % өлеше — Азиядә урнаша.

Кырый нокталар төньякта — Саклаимсори-Сяхль тавы (1094 м) — 61°39' т. к.; көньякта — 56°06' т. к. (элекке Октябрьский районының Ельник авылы янында); көнбатышта — 236 биеклекнең () 1 километрда, Лэпью, Пелес һәм Кажим елгаларның субүләре янында 51°47' кч. о.; көнчыгышта — Рахт-Сори-Сяхл тавы, 59°29' кч. о.

Климат Пермь крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -18,5...-15 °С.

Рельеф Крайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Рус тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:

Тулымский камень (1496 м); Ишерим (1331 м); Молебный камень (1240 м); Ху-Соик (1300 м)

Елгалар thumb|Чулман thumb|Чусовая Пермь краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км.

Төп елгалар: Чулман — 1805 км. Чусовая — 529 км. Сөлил — 493 км. Вишера — 415 км. Колва — 460 км. Яйва — 403 км. Косьва — 283 км. Коса — 267 км. Весляна — 266 км. Иньва — 257 км. Обва — 247 км.

Файдалы казылмалар Пермь краенда нефтьне, газны, ташкүмерне, минирәл тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгаралар.

Саклана торган табигать терриотрияләре Вишера тыюлыгы «Басеги» тыюлыгы

Тарих

Моны да карагыз: Пермь губернасы

1737 елда Казан губернасының Чәрдән, Саликам һәм Көңгер өязләре, Казан губернасының Көңгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көңгер).

1781 елда Пермь губернасы оештырыла.

1919 елның 15 июлендә Пермь губернасы составыннан Екатеринбур губернасы аерылып чыгарыла.

1923 елның 3 ноябрендә Пермь губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә.

1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Пермь краеның территориясе Свердловск өлкәсендә калган. 1938 елда Свердловск өлкәсе составыннан Пермь өлкәсе аерылып чыгарыла. 1940—1957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән.

Пермь өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Россия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Пермь өлкәсе составында булган. 2003 елның референдумда Пермь өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр.

Мәдәният «Шондыбан» — 1939 елдан башлап иҗат итүче коми-пермяк милли ансамбле. Дин Православие Ислам Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Пермь крае җәмигъ мәчете Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте Пермь җәмигъ мәчете

Халык

Милли состав {| class="wikitable" style="text-align: center;" |-bgcolor="#e0e0e0" ! rowspan="2" | Халык ! colspan="2" | 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=41 ! colspan="2" | 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=54 ! colspan="2" | 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=54 ! colspan="2" | 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=54 ! colspan="2" | 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=52 ! colspan="2" | 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_02.php?reg=53 ! colspan="2" | 2010 |-bgcolor="#e0e0e0" ! ! % ! ! % ! ! % ! ! % ! ! % ! ! % ! ! % |- | align="left"| руслар | 1 768 386 | 84,71% | 2 420 230 | 80,87% | 2 490 102 | 82,36% | 2 508 323 | 83,38% | 2 592 246 | 83,85% | 2 401 659 | 85,17% | 2 191 423 | 83,14% |- | align="left"| татарлар | 80 727 | 3,87% | 165 8292 | 5,54% | 169 360 | 5,60% | 157 719 | 5,24% | 150 460 | 4,87% | 136 597 | 4,84% | 115 544 | 4,38% |- |align="left"| коми-пермьнәр | 122 4641 | 5,87% | 136 385 | 4,56% | 139 155 | 4,60% | 128 286 | 3,99% | 123 371 | 3,99% | 103 505 | 3,67% | 81 084 | 3,08% |- |align="left"| башкортлар | 28 952 | 1,39% | 39 577 | 1,32% | 47 812 | 1,58% | 48 752 | 1,62% | 52 326 | 1,69% | 40 740 | 1,44% | 32 370 | 1,23% |- |align="left"| арлар | 9 781 | 0,47% | 21 888 | 0,73% | 30 552 | 1,01% | 32 311 | 1,07% | 32 756 | 1,06% | 26 272 | 0,93% | 20 819 | 0,79% |- |align="left"| украиннар | 27 420 | 1,31% | 71 985 | 2,41% | 47 791 | 1,58% | 44 018 | 1,46% | 45 711 | 1,48% | 25 948 | 0,92% | 16 219 | 0,62% |- | align="left"| башкалар | 49 788 | 2,39% | 136 982 | 4,58% | 98 671 | 3,26% | 88 802 | 2,95% | 94 611 | 3,06% | 84 700 | 3,00% | 178 390 | 6,77% |- | align="left"| барлык| 2 087 518| 100.0%| 2 992 876| 100.0%| 3 023 443| 100.0%| 3 008 211| 100.0%| 3 091 481| 100.0%'| 2 819 421| 100.0%| 2 635 849| 100.0%'|- | align="left" colspan="17"|

Искәрмәләр:

1 Комилар белән

2 Кырым татарлары белән

Татарлар

Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Пермь, Березники, Чайковски һ.б. шәһәрләрдә яшиләр.

Торак пунктлар

Пермь крайның эре торак пунктлары

border|115pxПермьborder|115pxЧайковски № Шәһәр Халык саны № Шәһәр Халык саны border|115pxКөңгерborder|115pxЧусавай 1 Пермь 991 530 11 Кудымкар 28 984 2 Березники 156 512 12 Губаха 27 544 3 Саликам 97 239 13 Верещагино 22 161 4 Чайковски 82 933 14 Оса 21 191 5 Көңгер 66 110 15 Киҗел 19 590 6 Ылыс 65 931 16 Нытва 19 042 7 Краснокам 51 929 17 Красновишерск 16 098 8 Чусавай 46 740 18 Александровск 14 502 9 Добрянка 33 685 19 Очёр 14 239 10 Чернушка 33 275 20 Полазна 12 753 2010 елның җанисәбе буенча <noinclude>

Административ-территориаль бүленеше 400px|thumb|right

Районнар Александров районы Барда районы Берёзовка районы Олы Сосновка районы Верещагино районы Гайны районы Горнозаводск районы Гремячинск районы Губаха районы Добрянка районы Елау районы Ильинский районы Карагай районы Киҗел районы Усть-Кишерт районы Коса районы Кочёво районы Красновишерск районы Краснокам районы Кудымкар районы Көязе районы Көңгер районы Ылыс районы Нытва районы Октябрьский районы Орда районы Оса районы Оханск районы Очёр районы Пермь районы Сива районы Саликам районы Суыксу районы Өя районы Усолье районы Чайковски районы Частые районы Чәрдән районы Чернушка районы Чусавай районы Юрла районы Юсьва районы

Шәһәр округлары Березники шәһәр округы Ябык административ-территориаль берәмлеге Звёздный штп-ы. Кудымкар шәһәр округы'' Көңгер шәһәр округы Пермь шәһәр округы Саликам шәһәр округы

6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар: Кудымкар шәһәр окугы Гайны районы () Коса районы () Кочёво районы () Кудымкар районы () Юрла районы () Юсьва районы ()

Бу яклардан чыккан күренекле татарлар Әхмәдулла Ишмөхәммәтов — Советлар берлеге каһарманы. Шәрифҗан Казанбаев — Советлар берлеге каһарманы Гүзәл Уразова — җырчы, Татарстанның атказанган артисты Дамира Кузеева — актриса Дөрия Рамазанова — галимә Лилия Биктимерова — популяр җырчы Мәсгут Имашев — күренекле композитор, мәдәният эшлеклесе, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәсур Юрышбаев — журналист Рәшит Ягъфәров — күренекле җәмәгать эшлеклесе ,галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче Сәнифә Рангулова — популяр җырчы

Моны да карагыз Коми-Пермяк округы Пермь губернасы

Чыганаклар Азатлык радиосы: Бардаларга бардым әле

Искәрмәләр

Төркем:Пермь крае