Яңа Авыл — Татарстан Республикасының Биектау районындагы татар авылы. Яңавыл район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән — 46, Казаннан 41 чакрымда урнашкан. Яңавыл тарихи белешмәләрдә Кульга-Куюк, Кулька-Куюк дип күрсәтелгән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган А. Артемьев тарафыннан җыеп чыгарылган тарихи чыганакта авыл Кулька-Куюк (Айбаш Көеге) дип билгеләнгән. Андагы 54 хуҗалыкта 220 ир-ат һәм 226 хатын-кыз яшәгән, бер мәчет эшләгән. Д.А.Корсаков җыеп чыгарган тарихи белешмәдә авыл Культа-Куюк дип искә алына. Анда 64 ясаклы татар һәм 1 керәшен татары яшәгән. H. H. Вечеслав бастырып чыгарган белешмәдә авыл Кулька-Куюк дип искәртелгән. Апса елгасы ярына утырган бу авылның 97 хуҗалыгында 337 ир-ат һәм 288 хатын-кыз яшәве күрсәтелә. Анда агач мәчет, мәктәп, тимерчелек, җил тегермәне, 2 кибет, кирпеч сарай булган. 1913-1915 елларда, Казанда мәдрәсә тәмамлагач, ике ел Яңа Авылда Минһаҗ Конов балалар укыта. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 75 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96%, башка халыклар — 4%.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.