Зауришийлар (, ) — динозаврларның триас чорының уртасында барлыкка килгән беренче тәртибе. Кемдер зауришийларны һәм орнитишийларны архозаврлар өстәртибенең аерым төркемнәренә чыгараЯ познаю мир: Динозавры: Дет. энцикл./А.Ю. Целлариус; Худож. О. А. Герасина и др. — М.: ООО «Издательство Астрель»: ООО «Издательство АСТ»: ЗАО НПП «Ермак», 2004. — 397, с.: ил.. Динозаврларны, ләгәннәре төзелешендәге аерманы күреп, ике тәртипкә 1887 елда профессор Гарри Говьер Сили аерганДинозавры - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2002. - 359с,: ил.. Зауришийларның лонный сөяге, башка сөйрәлүчеләрнекедәй, алга юнәлешелгән, ә орнитишийларныкы, кошларныкыдай, — атрка. Зауришийлар тәртибенең өч ботагы бар: целурозаврлар — вак, җиңел, озынмуенлы һәм тиз ерткыч хайваннар. Иң бәләкәкәй динозаврлар — компсогнатуслар — бу төркемгә караганнар; карнозаврлар — эре, авыр һәм акрын ерткычлар. Шушы төркемгә тиранозавр рекс, спиннозавр һ.б. ерткыч гигантлар карый. Кайбер әдәбияттә целурозаврлар һәм карнозаврлар тероподларга бергәләштереләләр; завроподлар — авыр, бик эре, озынмуенлы һәм озынкойрыклы хайваннар. Кагыйдә буларак, үсемлекне ашаганнар. Шушы ботакка диплодоклар, платеозавр, маменчизавр һ.б. карыйлар.
Шулай ук кара Мезозой дәвере Триас Юра Акбүр чоры Сөйрәлүчеләр Диапсидлар Архозаврлар Текодонтлар Динозаврлар Динозаврларның юкка чыгуы Орнитишийлар Птерозаврлар Крокодиллар
Чыганаклар
Төркем:Динозаврлар *