Кама Аланы гербы () — Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең рәсми символларының берсе (герб). Бистә гербы турында нигезләмә һәм гербның тасвирламасы 2007 елның 1 мартында Түбән Кама муниципаль районы район шурасының 5нче карары белән расланаТатарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе гербы (геральдик тамгасы) турында карар. Татарстанның территориаль геральдикасы порталы. РФ дәүләт геральдика регистрына 3152нче сан белән теркәлгән. Татарстанның геральдика реестрына 94нче сан белән теркәлгән. Тасвирлама Зәңгәрсу кырда дүрт ян-якка сузылган канатлары белән алтын төсендәге тактадан эшләнгән, ябык, ике якка ачыла торган ишеге булган җил тегермәне сурәте, ул ташлардан өелгән нигездә басып тора Символлар нигезләмәсе Герб символлар теле белән һәм аллегорияләр аша бистәнең мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра. Гадәттә тегермән () уңдырышлылык, уңыш, тырышлык, хезмәт символы булып тора. Шуңа күрә гербтагы алтын төсендәге тегермән җирле халыкның хезмәт сөючәнлеген, аларның булдыклылыгын, һөнәрмәнлеген аллегорик рәвештә күрсәтә. Бу — үҗәтлек, алга хәрәкәт итү, кыенлыкларны җиңү һәм уңышка ирешү символы. Моннан тыш, биредә тегермән — торак пунктның бай тарихи мирасы образы. Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе XVI гасырдан билгеле булган, XVIII гасыр — XIX гасырның беренче яртысында беркетелгән дәүләт крестьяннары яшәгән Полянки авылы урынында барлыкка килә. Авыл бай һәм бөтен тирә-юньгә тегермәннәре күп булу белән дан тоткан, алар 12дән дә ким булмаган. Кама Аланына он тартырга тирә-юнь авыллардан халык җыела торган була. XX гасыр башында авылның шулай ук Кама елгасында ел саен 300 мең потка кадәр төрле тауар (күпчелек утын, икмәк) озатырга сәләтле пароход пристане булган. Авыл шул вакыттан Кама Аланы исемен алган. Хәзер дә җирле халык соңгы тегермәннең кайда торганын хәтерли һәм күрсәтә алаТатарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6. Алтын – байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы. Кырның зәңгәрсу төсе, су киңлекләре символы, җирлеккә үз исемен биргән Кама елгасына күрсәтә. Шулай ук зәңгәр төс аллегория аркылы табигать байлыгын, җирлекнең экологик чисталыгын чагылдыра. Авторлар Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән. Идея авторлары Дамир Гыйззәтуллин (Кама Тамагы) Рәшит Шиһабетдинов (Кама Тамагы) Геральдик яктан төгәлләү төркеме Рамил Хәйретдинов (Казан) Радик Салихов (Казан) Илнур Миңнуллин (Казан) Константин Мочёнов (Химки) Оксана Афанасьева (Мәскәү) Кирилл Переходенко (Конаково) Моны да карагыз Түбән Кама районы гербы Кама Аланы байрагы Әдәбият Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6 Сылтамалар ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ "КАМА АЛАНЫ ШӘҺӘР ТИБЫНДАГЫ ПОСЕЛОГЫ" МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ ГЕРБЫ. Союз геральдистов России Герб Камских Полян. Рәсми Татарстан порталы Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча герблар Төркем:Татарстан герблары Төркем:Түбән Кама районы Төркем:Кама Аланы