Рәшит Хәмәдиев, Рәшит Сәет улы Хәмәдиев (1947 елның 20 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Батыр — 2003 елның 3 августы, РФ, ТР, Аксубай районы, Батыр) — административ-хуҗалык хезмәткәре, ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Яр Чаллы шәһәренең (2004, вафатыннан соң). Минзәлә һәм Зәй районнары хакимияте башлыгы (1983—1999 елларда), 1999—2003 елларда — Яр Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы һәм халык депутатларының шәһәр шурасы рәисе Хамадеев Рашид Саитович. Официальный сайт города Набережные Челны. Социология фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 20 маенда ТАССР Аксубай районы Батыр авылында район газетасы мөхәрриренең ун балалы гаиләсендә өлкән бала булып туган. Казан ветеринария институтын тәмамлаган (1970). Мәскәү гуманитар-икътисад институтында (1992—2012 елларда В. С. Черномырдин исемендәге Мәскәү дәүләт ачык университеты) юрист-хокук белгечлеге алган.
Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Зәй районының «Рассвет» колхозында баш зоотехник булып башлаган.
1976—-1979 елларда Зәй районының «Заветы Ильича» совхозы һәм 1979—1982 елларда «Искра» күмәк хуҗалыгы белән җитәкчелек итә (ул вакыт өчен республикада иң яшь күмәк хуҗалык рәисе)Равил Сабыр. Каким вы его запомнили? «Вечерние Челны», 06.08.2003.
1982—1983 елларда КПСС Зәй шәһәр комитетының икенче сәркатибе, 1983—1985 елларда Зәй районы башкарма комитеты рәисе.
1985—1990 елларда КПСС Минзәлә райкомының беренче сәркатибе, 1990—1991 елларда Минзәлә районы шурасы рәисе, 1991—1993 елларда Минзәлә районы хакимияте башлыгы.
1993—1999 елларда Зәй районы һәм Зәй шәһәре администрациясе башлыгы, 1995 елдан халык депутатларының Зәй районы берләштерелгән шурасы рәисе.
1999 елның апрелендә РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып Мәскәүгә күчеп киткән Чалллы мэры Рәфгать Алтынбаев урынына, Чаллы шәһәре администрация башлыгы итеп билгеләнгән. Чаллы шәһәр шурасы рәисе итеп сайланган.
1нче һәм 2нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хамадеев Рашит Сетович. Депутатские Дела.
2003 елның 3 августында туган ягы Аксубай районында инфарктка күчкән йөрәк өянәгеннән вафат. Туган авылында җирләнгән Последний день Ращита Ахмадеева. chelny.info, 7.08.2003 Нурмухамед Исмагилов. Умер глава Набережных Челнов Рашит Хамадеев. kommersant.ru, 05.08.2003.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Гаиләсе Хатыны Роза, ике кызы, улыЭльмира Яковлева. Челны простились с Рашитом Хамадеевым. v-chelny.ru, 06.08.2003.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рашит Хамадеев. «Республика Татарстан», 05.08.2003 Эпоха Хамадеева. «Вечерние Челны», 16.05.2007
Моны да карагыз
Төркем:Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Район башлыклары Төркем:Мэрлар Төркем:КПСС әгъзалары Төркем:Социология фәннәре кандидатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:В. С. Черномырдин исемендәге Мәскәү дәүләт ачык университетын тәмамлаучылар Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары Төркем:Миокард инфарктыннан үлүчеләр