right|300px|thumb|Кекеш тавы Матра ( ) - Төньяк Маҗарстандагы таулар системасы (массивы). Кекеш тавы (1014 м) – Матраның гына түгел, ә бөтен Маҗарстанның иң биек тавы.

Матрада имән һәм бүк урманнары, шулай ук бакчалар, виноградлыклар бик күп. Матра асты (Матраалья) — Маҗарстанның бик әһәмиятле шәраб ясау төбәге.

Матрада термаль чыганаклар, чаңгы трассалары бар. Курортлар күп, иң атаклылары: Бюксек Парад Матрафюред Геральдикада Матра Словакия гербында Татралар һәм Фатралар (Велька Фатра һәм Мала Фатра) таулары белән бергә сурәтләнгән, ләкин Матра тулысынча хәзерге Маҗарстан җирләрендә урнашкан.

Шулай ук карагыз Бюкк (тау)

Төркем:Таулар системалары Төркем:Аурупа таулар системалары Төркем:Маҗарстан таулары Төркем:Тау массивлары