Земфира Мифтахетдинова, Земфира Гали кызы Мифтахетдинова (Мефтахетдинова), Zimfirä Ğäli qızı Miftaxetdineva (1963 елның 23 мае, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — спортчы (стендлы ату), 2000 елның җәйге Олимпия уеннары чемпионы, 2004 елның җәйге Олимпия уеннары бронза призеры, дөнья чемпионы (1995, 2001), Европа чемпионы (1986, 1987, 1988). Азәрбайҗанның бәйсезлек алганнан соң беренче Олимпия уеннары чемпионы. Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе (2017). Һөнәре буенча полиция хезмәткәре — полиция полковник-лейтенанты.
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 23 маенда Бакыда татар гаиләсендә туган. Бакының 225нче санлы мәктәбендә (Нариманов проспекты) укыганда, спорт гимнастикасы белән кызыксына. Гаиләсе белән шәһәрнең 8нче микрорайонына күчкәч, янәшәдәге йөреп, спортның стендлы ату төре белән ныклап шөгыльләнә башлый Земфира Мефтахетдинова: «Молодежь у нас действительно интересная и разносторонняя» (интервью). news.day.az, 24.06.2013. Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия институтын (1999 елдан Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия һәм спорт академиясе, )) тәмамлаган. Тренеры — Хафиз Җафаров.
Һөнәре буенча полиция хезмәткәре, 1994 елдан илнең ЭЭМ системасында хезмәт итә, дәрәҗәсе — полиция полковник-лейтенантыХаяла Мамедова, Зейни Гусейнов. Кармен в чине старшего лейтенанта. pda.ormvd.ru, 05.05.2018, 2015 елдан — илнең эчке эшләр министрлыгының спорт җәмгыяте җитәкчесе Рамиль Усубов назначил олимпийскую чемпионку большим начальником. haqqin.az, 12.03.2015.
Гаилә хәле Ире — азәрбайҗанлы. Улы, кызы бар. Кызы Регина полициядә хезмәт итә (полиция сержанты), спорт белән шөгыльләнә. Спорт күрсәткечләре
1993 елда Европа чемпионы, 1995 елда дөнья чемпионы була. 1995 елда халыкара ярышлардагы югары күрсәткечләре һәм Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары өчен илнең дәүләт бүләге — белән бүләкләнгән Azərbaycan Respublikası idmançılarının təltif edilməsi haqqında. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Fәrmanı № 292 5 mart 1995-ci il. 2000 елгы җәйге Олимпия уеннарында (Сидней, Австралия) бәйсез Азәрбайҗан өчен беренче Олимпия алтынын яулый (стендлы ату, нәтиҗәсе: 73 + 25). 2000 елның октябрендә Сиднейда узган XXVII Җәйге Олимпия уеннарындагы югары казанышлары, шулай ук Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары өчен Земфира Мифтахетдинова илнең дәүләт бүләге — белән бүләкләнә Azərbaycan Respublikası idmançılarının "Şöhrət" ordeni ilə təltif edilməsi haqqında. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Fәrmanı № 403 18 oktyabr 2000-ci il. 2004 елның августында Афинада (Греция) узган 2004 елгы җәйге Олимпия уеннарында стендлы атуда бронза яулый (нәтиҗәсе: 71 + 22). 2004 елның сентябрендә Азәрбайҗан Президенты Боерыгы белән «Тәрәккый» медале белән бүләкләнә Azərbaycan idmançılarının təltif edilməsi haqqında. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Sәrәncamı № 381 4 sentyabr 2004-cü il. 2008 елның августында Пекинда (КХР) узган 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында стендлы ату ярышларында катнашып, 15нче урын яулый (нәтиҗәсе: 63). 2017 елда Азәрбәйҗанда физик тәрбия һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Земфира Мифтахетдинова «Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була Добившимся больших успехов в 2017 году азербайджанским спортсменам вручены награды. apa.az, 18.12.2017
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1995 — «Тәрәккы»й медале — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм халыкара ярышларда югары казанышлар өчен» 2000 — «Шөһрәт» ордены — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм XXVII Бөтендөнья Җәйге Олимпия уеннарында югары казанышлар өчен» 2004 — «Тәрәккый» медале — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм XXVIII җәйге Олимпия уеннарында югары казанышлар өчен» 2017 — Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:ССРБ атучылары Төркем:Азәрбайҗан атучылары Төркем:Ату спорты буенча Олимпия чемпионнары Төркем:Азәрбайҗаннан Олимпия чемпионнары Төркем:2000 елгы җәйге Олимпия уеннары чемпионнары Төркем:2004 елгы җәйге Олимпия уеннары бронза призерлары Төркем:2000 елгы җәйге Олимпия уеннарында атучылар Төркем:2004 елгы җәйге Олимпия уеннарында атучылар Төркем:2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында атучылар Төркем:Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклеләре Төркем:Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия һәм спорт академиясен тәмамлаучылар Төркем:Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Тәрәккый медале (Азәрбайҗан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Азәрбайҗан татарлары