Фатыйхов, Фатихов — фамилия. Габдулла Фатыйхов (1914―1998), педагогия фәннәре кандидаты, доцент. Вәли Фатыйхов (1905—1983), Ырынбур татар театры актеры, сәнгать җитәкчесе, РСФСР атказанган артисты (1967). Илдар Фатыйхов (1979), 2013 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2020). Илнар Фатыйхов, Alqanat рок-төркеменең бас-гитарачысы. Мәхмүт Фатыйхов (1967), Нур театры актеры, БР (2003) һәм ТР (2019) атказанган артисты. Разин Фатыйхов (1952―2003), 1995―2002 елларда РКБ баш табибы ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары. Татарстанның атказанган табибы. Рафаил Фатыйхов (1949—2010), Ырынбур татар театры актеры, режиссеры, РФ атказанган артисты. В. Г. Фатыйховның улы. Халит Фатыйхов (1958), баянчы, Башкортстанның халык артисты (2004).
Фатыйхова: Лилия Фатыйхова (1954), эстрада артисты. 1975―2014 елларда Башкортстан филармониясенең нәфис сүз остасы. БР халык артисты (2012). Сәгъдә Фатыйхова (1936), инженер-технолог, ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1994). Моны да карагыз Фәттахов Фәтхуллин Фәткуллин
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр