Мотль Феликс ( - (24 август 1856) В источниках начала XX века встречаются и другие варианты даты рождения. - 2 июль 1911, Мюнхен) — Австрия дирижёры һәм композиторы.

Биографиясе Балалык елларында Феликс Венаның малайлар хорында җырлый. Ул Вена консерваториясендә Антон Брукнердан музыка теориясен, композицияны Феликс Дессофтан, дирижёрлыкны Йозеф Хельмесбергердан, фортепианода уйнарга Антон Доордан өйрәнгән

1876 елда Байрёйтта беренче Вагнер фестивален әзерләүдә актив катнаша. 1903 елдан - операсында генеральмузикдиректор, бер үк вакытта Байрёйттә Р.Вагнерның (1886 елда «Тристан һәм Изольда»), Лондонда (1898 елда «Нибелунг божрасы» - «Ковент-Гарден театрында ) концерт дирижёры буларак чыгыш ясый.

Яшь чагыннан үк үзен Рихард Вагнер музыкасы интерпретаторы буларак таныта. Студент елларында ук Вена Вагнер җәмгыятенең дирижёры була. 1876 ел Ганс Рихтерга ноталарга корректор, төзәтмәләр кертүче коррепетитор була. Байрёйт фестивалендә "Нибелунг боҗрасы" тетралогиясенең беренче тулы куелышында ярдәм итә.Аннары ул фестивальдә дирижёр булып гел чыгыш ясый. (1886 - 1906 елларда 69 спектакль, 1903 елда Метрополитен-Операда америка "Парсифаль" премьерасын алып бара, шулай ук ​​Лондонда , Мәскәүдә һәм Санкт-Петербург сәхнәләрендә һ.б. чыгышлар ясый.

1881 елдан Карлсруэдагы театрда һәм филармония хорында дирижёр, 1893 елда генеральмузикдиректор булып китә.

1907 елдан — Мюнхенда генеральмузикдиректор.

Берничә опера, кыллы квартет, җырлар авторы.

1911 елның 21 июнендә Вагнерның «Тристан һәм Изольда» операсы белән дирижёрлык иткәндә инфаркт кичерә, хастаханәдә үлә.

Хәтер Венаның Дёблинг районында бер урам Мотль () исеме белән атала.

Искәрмәләр

Әдәбият

Frithjof Haas: Der Magier am Dirigentenpult. Felix Mottl. Info Verlag, Karlsruhe 2006, ISBN 3-88190-424-7, (Hoepfner-Bibliothek). Clarissa Höschel: Der Nachlass Felix Mottls. Neue Einsichten zum New Yorker Aufenthalt 1903/04. In: Musik in Bayern, Nr. 74 (2009), S. 97-115.

Төркем:Австрия Төркем:Австрия композиторлары