Мари автономияле өлкәсе (, ) — 1920—1936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Башкала — Краснококшайск (1927 елдан — Йошкар-Ола) шәһәре.

Тарих

Мари автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә болын һәм таулы чирмешләр өчен автономияле берәмлеге буларак оештырылган.

1929 елда Түбән Новгород өлкәсе (аннан соң — Түбән Новгород крае, Горький крае) составына кертелә.

1936 елның 5 декабрендә Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

Административ бүленеше

1921 елда Мари АӨ Краснококшайск (1929 елдан — Йошкар-Ола), Козьмодемьянск һәм Сернур кантоннарга бүленгән.

1924 елда Звенигово, Мари-Төрек, Морки, Оршанка, Торъял һәм Юрино кантоннары барлыкка киләләр.

1931 ел да милли районнар оештыралар — Татар районы (1932 елдан — Бәрәңге районы) һәм Таулы Мари районы (1935 елдан — Козьмодемьянск районы). Шул ук елда Козьмодемьянск һәм Юрино кантоннары юкка чыгарылалар.

1932 елда барлык кантоннар районнарга үзгәртеп корылалар.

1935 елда Косолапово, Куженер һәм Ронга районнары, ә 1936 елда Пектубаево, Сотнур, Еласы һәм Юрино районнары барлыкка киләләр.

Милли состав 1926 елның җанисәбе буенча: чирмешләр — 51,4 %, руслар — 43,6 %, татарлар — 4,2 %.

Моны да карагыз Мари АССР Мари Ил

Искәрмәләр

Төркем:Мари Иле тарихы Төркем:РСФСР автономияле өлкәләре