Леонид Викторович Слуцкий (1971 елның 4 мае, Волгоград) — Россия футбол тренеры, «Рубин» клубының баш тренеры. Россиянең атказанган тренеры (2013)Слуцкий получил звание заслуженного тренера России. Педагогика фәннәре кандидаты.

Яшь чагында футболчы була, капкачы позициясендә уйный. 2009—2016 елларда ЦСКАның баш тренеры, клуб белән өч тапкыр Россия чемпионатын (2013, 2014, 2016), ике тапкыр Россия Кубогын (2011, 2013) һәм Россия суперкубогын (2013, 2014) ота. 2015—2016 елларда Россия җыелма командасының баш тренеры була. Футбол комментаторы буларак эшләү тәҗрибәсе бар.

Уенчы карьерасы Леонид Слуцкий футбол белән «Спартак» стадионында футбол мәктәбендә өченче сыйныфтан бирле шөгыльләнәЛеонид Слуцкий: путь к сборной России по футболу. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Волгоград дәүләт физик культура институтына укырга керә һәм шул үк вакытта капкачы позициясендә уйный башлый. Яңа гына төзелгән Городище шәһәренең «Звезда» командасы белән 13 матч уйнап, тән җәрәхәтләре ала, шуннан соң зур футболга кире кайта алмый.

Тренер карьерасы

«Олимпия» (Волгоград) Волгоград дәүләт физик культура институтын кызыл диплом белән тәмамлап, аспирантурага укырга керә. Аспирантураны, барлык кандидатлык минимумнарын «бишле»гә тапшырып тәмамлый. 2009 елда ул «Ярышлар хәрәкәте эшчәнлеген контрольдә тоту нигезендә футболчыларны физик әзерләү белән идарә итү» темасына диссертация яклый.

1993 елда, 22 яшендә, тренер карьерасын Волгоград шәһәренең «Олимп» командасындагы 12 яшьлек футболчылар төркеме белән башлыйСлуцкий и «Олимпия». От первых побед до сожжённой машины. Бу командада ул Роман Адамов, Денис Колодин, Виталий Казанцев, Андрей Бочков, Максим Бурченко, Алексей Жданов һәм Василий Чернов кебек танылган футболчыларны үстерә. 1999 елда клуб КФК беренчелегенең «Көньяк» зонасында беренче урынны ала, Псковтагы турнир финалында дүртенче урынны ала һәм КФК арасында Россия Кубогын отты. «Олимпия» икенче дивизионда чыгыш ясау хокукына иреште.

2000 елның 3 июлендә «Светотехника» (Саранск) — «Олимпия» (3:2)Протокол матча на Sportbox.ru икенче дивизион матчы вакытында берничә җитди хата җибәргән Чабаксардан килгән матчның баш арбитры Николай Павловка суга, шуның өчен КДК Бюросы Слуцкийны ярты елга (сезон азагына кадәр) дисквалификацияләү карары кабул итә. Павлов матчларның баш арбитры сыйфатында профессиональ дәрәҗәдә башка хезмәт күрсәтмиНаставник «Лады» Гармашов отстранен на две игры, а тренер «Олимпии» Слуцкий — до конца сезона20 лет назад Слуцкий в Саранске избил судью.

«Олимпия»дән киткәннән соң ярты ел «Динамо» (Краснодар крае) һәвәскәрләр командасында эшлиЛЕОНИД СЛУЦКИЙ: «В СЕМЬ ЛЕТ ЕДВА НЕ УТОНУЛ».

«Уралан» 2001 елда Элистаның «Уралан» командасының баш тренеры Сергей Павлов Слуцкийга команданың кабатлаучы составын җитәкләргә тәкъдим итә. 2002 елда кабатлаучылар арасында чемпионатта 3 нче, ә 2003 елда 2 нче урынны ала. 2003 елда, «Уралан» югары дивизионнан төшеп калгач, клубның баш тренеры Игорь Шалимовны алыштыра. «Уралан» таркалганнан соң Слуцкийга «Мәскәү» команданың кабатлаучы составында баш тренер урынын тәкъдим итәләр.

«Мәскәү» 2005 елның июлендә Слуцкий «Москва» төп командасының баш тренеры Валерий Петраковны алыштыра. Беренче матчта ук команда Мәскәүнең «Спартак» командасын 3:1 исәбе белән җиңә. 2007 ел сезонында клуб соңгы турга кадәр үз тарихында беренче тапкыр медальләргә дәгъва итә һәм ил Кубогы финалына җитә. Әмма йомгаклау таблицасында 4 нче урын да, УЕФА Кубогында чыгыш ясау хокукы да, клуб җитәкчелегенә чемпионат тәмамлангач, тренер белән 2010 елга кадәр исәпләнгән контрактны өзәргә комачауламыйПопрощались, обнялись… // «Спорт-Экспресс», 12 ноября 2007 годаФК «Москва» предложил Леониду Слуцкому поискать другую работу // NEWSru.com, 6 ноября 2007.

«Крылья Советов» 2007 елның ноябрендә, «Крылья Советов» клубында милекче һәм бөтен җитәкчелек алышынганнан соң, Слуцкий, Александр Тархановны алмаштырып, команданың яңа баш тренеры була. 21 декабрьдә Леонид Слуцкий «Крылья Советов» белән өч еллык контрактка кул куя һәм беренче сезонда ук алар белән Россия чемпионатында 6 нчы урынга лаек була. 2009 елның 9 октябрендә Слуцкий «Крылья Советов»тан үз теләге белән эштән китү турында гариза яза. Гариза клуб президенты Игорь Завьялов тарафыннан кабул ителә.

ЦСКА

2009 елның 26 октябрендә Мәскәү ЦСКА клубынын баш тренеры итеп билгеләнәСлуцкий назначен главным тренером ЦСКА , контрактка 3+2 схемасы буенча кул куела. 30 октябрьдә баш тренер сыйфатында дебют ясый — 2009 елгы Футбол буенча Россия чемпионатының 27 нче туры кысаларында ЦСКА клубы «Терек»ны кабул итә һәм 1:0 исәбе белән җиңү яулый. Аннары Чемпионнар лигасында ЦСКА «Манчестер Юнайтед» белән «Олд Трәфорд» стадионында уйный, уен 3:3 исәбе белән тәмамлана. Россия чемпионатында ЦСКА нәтиҗәдә бишенче урын ала.

УЕФА Чемпионнар лигасының 1/8 финалында ЦСКА «Севилья»ны үз кырында 1:1 исәбенә уйнап, кунакта 1:2 исәбенә отып, 1/4 финалга чыга, анда ике тапкыр «Интер» га 0:1 исәбенә отыла.

2010 елгы Россия чемпионатында Слуцкий спортчылары 2 нче урынны, ә киләсе елда 3 нче урынны ала. 2011 елның 22 маенда ЦСКА үзенең алтынчы Россия Кубогын яулый, ул Леонид Слуцкийның беренче трофее була.

2016 елның 6 декабрендә Слуцкий клубыннан үз теләге белән китүе турында игълан итәЛеонид Слуцкий покидает ПФК ЦСКА.

Россия Җыелма Командасы

2015 елның 7 августында Слуцкий, Евро-2016 сайлап алу турниры тәмамланганчы, Россия җыелма командасының баш тренеры вазифасына билгеләнә, шул ук вакытта ЦСКАның баш тренеры булып калаЛеонид Слуцкий — главный тренер сборной России по футболу. 2015 елның 5 сентябрендә Слуцкий җитәкчелегендәге беренче матчта Россия җыелма командасы Евро-2016 сайлап алу турнирында Швеция командасын 1:0 исәбе белән җиңә. 8 сентябрьдә икенче сайлап алу матчында Россия җыелма командасы Лихтенштейн командасын 7:0 исәбе белән җиңә һәм 1995 елның нәтиҗәлелек рекордын кабатлый. Нәтиҗәдә, җыелма команда төркемдә икенче урынны ала һәм Евро-2016ның финал өлешенә чыга, ә Слуцкий ЦСКА һәм Россия җыелма командасы тренеры постларын Евроның финал стадиясе азагына кадәр берләштерәСлуцкий продолжит совмещать посты в ЦСКА и сборной РФ до конца финальной стадии Евро.

Евро-2016да Россия җыелма командасы Англия, Словакия һәм Уэльс белән бер төркемгә эләгә. 11 июньдә беренче матчта җыелма команда Англия белән 1:1 исәбе белән тигез исәпкә уйный. 15 июньдә Словакиягә 1:2 исәбе белән оттыра. Слуцкий концентрацияне югалтуның сәбәбе дип атыйЛеонид Слуцкий назвал причину поражения от Словакии на Евро-2016. 20 июньдә Уэльс җыелма командасы белән хәлиткеч уен 0:3 исәбе белән тәмамлана, өстәвенә, ике туп матчның беренче 20 минутында кертелә«Мутко о проигрыше России на Евро-2016: у нас не было даже шансов». Нәтиҗәдә, Россия җыелма командасы төркемдә соңгы урынны яулый. Россия спорт министры Виталий Мутко Россия җыелма командасының Уэльс белән уенда җиңүгә өмете дә юк иде, дип белдерә. 2016 елның 30 июнендә Слуцкий Россия җыелма командасының баш тренеры вазифасыннан китәЛеонид Слуцкий покидает сборную России.

«Халл Сити» 2016/17 кышын Слуцкий Россия бизнесмены, «Челси» хуҗасы Роман Абрамович ярдәме белән Лондонда яши башлый. Тренер үз алдына инглиз телен өйрәнү һәм Премьер-лига яки Чемпионшип клубында эш алу максатын куя. 2017 елның июнь башында Британия гаммәви мәгълүмат чараларында Слуцкий «Халл Сити» клубын җитәкләячәк дигән мәгълүмат барлыкка килә«ПУСТЬ ФАНАТЫ УМИРАЮТ, КОГДА ЗАХОТЯТ». КУДА ЗОВУТ СЛУЦКОГОПЕРВЫЙ ЭКЗАМЕН СЛУЦКОГО — «ОКСФОРД». ЧТО ЖДЕТ ТРЕНЕРА В «ХАЛЛЕ». 9 июньдә «Халл Сити» Слуцкийны баш тренер итеп билгеләү турында игълан итә«Халл Сити» объявил о назначении Слуцкого на пост главного тренера. Аның алдына команданы Премьер-лигага кайтару бурычы куела.

2017 елның 5 августында «Халл Сити» Слуцкий җитәкчелегендә беренче матч уздыра, ул «Астон Вилла» белән кунакта 1:1 исәбе белән уйный. 2017 елның 3 декабрендә клуб белән тренерның контракты өзелә. Бу вакытка «Халл» 19 очко җыя һәм 24 мөмкин урыннан 20 нче урынны ала. Бу вакыт эчендә команда 4 тапкыр җиңү яулый һәм 9 тапкыр җиңеләВ «ХАЛЛЕ» ОБЪЯСНИЛИ ПРИЧИНУ ОТСТАВКИ СЛУЦКОГО.

«Витесс» 2018 елның 9 мартында Нидерландның «Витесс» клубының техник директоры Марк ван Хинтум De Telegraaf басмасына Слуцкий белән принципиаль килешүгә ирешүен раслый. Слуцкий «Витесс»та 2017/18 сезоныннан соң эшли башлаячак, ул Нидерланд чемпионатында беренче Россия тренеры булачагы билгеле була. Слуцкийны клубка команданың хуҗасы — Россия эшмәкәре Александр Чигирин чакыраСамый русский клуб Европы. Леонид Слуцкий собрался в «Витесс». 2018 елның 12 мартында Слуцкий клуб белән контрактка кул куя. Килешү 2018 елның җәендә үз көченә керә һәм ике елга исәпләнәVITESSE TEKENT CONTRACT MET VOORMALIG BONDSCOACH RUSLAND LEONID SLUTSKIY.

2018 елның 27 маенда клубның матбугат хезмәте Слуцкий һәм аның ярдәмчесе Олег Яровинский Нидерландыда эшкә рөхсәт ала, дип хәбәр итә. Слуцкий 2018 елның 24 июнендә «Витесс» командасы белән беренче тренировка үткәрә. 2018 елның 26 июлендә клуб «Вииторул» командасы белән Европа Лигасы квалификациясенең икенче раундында беренче матч уздыра һәм 2:2 исәбе белән уйный.

2019 елның февралендә Слуцкий клубның уңышсыз чыгышларыннан соң, үз адресына җитди тәнкыйтькә дучар була, ул чакта «Витесс»ның дүрт матчыннан өчсен оттыра.

Слуцкий 2019 елның 30 ноябрендә «Херенвен» белән матчта (2:3) оттырганнан соң отставкага китәСлуцкий подал в отставку. Зарубежная карьера окончена?.

«Рубин» 2019 елның 19 декабрендә Слуцкий «Рубин»ны рәсми рәвештә җитәкли. Слуцкий килгәнгә кадәр, «Рубин» турнир таблицасында үз активында 19 матчтан соң 19 очко белән 13 нче урында барган. Слуцкий штабына тренер Олег Кузьмин, капкачыларның тренеры Сергей Козко һәм элек клубта Корбан Бердыев һәм Роман Шаронов белән эшләгән физик әзерлек буенча тренер Хавьер Нойя Сальсес керә. Сезон ахырына кадәр Слуцкий җитәкчелегендә «Рубин» командасы ун матч үткәрә һәм сезон турнир таблицасында 10 нчы урында тәмамлый. 2022 елның 15 ноябреннән үз теләге белән тренер вазыйфасыннан китә.

Шәхси тормыш

Әтисе — бокс буенча спорт мастеры, Леонидка 6 яшь булганда вафат була.

Әнисе — тәрбияче, соңыннан балалар бакчасы мөдире. Бертуганы Дмитрий бар.

Элеккеге хатыны (2004—2018) — Ирина, улы-Дмитрий (2005)Леонид Слуцкий не смог отвести сына в первый класс из-за тренировки сборной России, LeWeight тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы рэп-башкаручыСлуцкий опубликовал ролик, где он читает рэп. И призвал своего сына брать пример. Казаныш Команда ЦСКА Россия Чемпионы (3): 2012/13, 2013/14, 2015/16 Россия Кубогы Иясе (2): 2010/11, 2012/13 Россия Суперкубогы Иясе (2): 2013, 2014 Россия чемпионатының көмеш призеры (3): 2010, 2014/15, 2016/17 Россия чемпионатының бакыр призеры: 2011/12 Барлыгы: 7 трофей

Шәхси Россиянең атказанган тренеры Иң яхшы Ел тренеры РФС версиясе буенча (3): 2012/13, 2013/14, 2015/16Слуцкий — лучший тренер сезона по версии РФСРФС признал лучшим футболистом года Смолова, тренером — Слуцкого.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар Блог Леонида Слуцкого на Sports.ru (до мая 2009)

Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Волгоградта туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1971 елда туганнар Төркем:4 май көнне туганнар Төркем:Русиянең атказанган тренерлары