Тәлгать Әхмәдишин - сәясәтче, татар милли хәрәкәтенең активисты. 1961 елның 15 гыйнварында ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында туган. "Азатлык" татар яшьләре берлегенә нигез салган һәм 1992 елдан 2005 елга кадәр җитәкләгән. Халыкара төрки яшьләр берлегенең беренче рәисе, соңыннан шәрәфле президенты. Чаллы шәһәрендә Әгерҗе якташлар оешмасын җитәкләде. 2000-2019 елдарда «Азатлык» һәм «Якташлар авазы» газеталарын чыгарган. Сылтамалар Тәлгать Әхмәдишин: "Артыбызда халык бар иде, шуңа үзебезне көчле хис иттек". Азатлык радиосы, 24 август 2020 Тәлгать Әхмәдишин: «Кыю татарларны гына чын татар дип әйтеп була». Гөлназ Хәбибуллина, Интертат, 15 Гыйнвар 2021 Тәлгать Әхмәдишин: “РӘХМӘТ ИШЕТЕР ӨЧЕН КИЛМӘДЕК”. Римма Бикмөхәммәтова, Ирек мәйданы, № 5, 01.08.2008
Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре