Станка Златева (; 1 март 1983 ел) — Болгария спортчысы, ирекле стиль көрәшчесе, Олимпия уеннарында (2008 и 2012) ике тапкыр көмеш медаль яулый, күп тапкырлар дөнья, Европа һәм Болгария чемпионы. 2004 елда Афинада булып узган Олимпия уеннарында хатын-кызлар көрәшендә катнашкан бердәнбер болгар спортчы хатын-кызы.
Биографиясе Станка Златева Христова 1983 елның 1 мартында Болгариянең Сливен өлкәсендәге Крушаре авылында туа.
1997 елдан ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Ямбол шәһәрендә «Пьер де Кубертен» спорт мәктәбен тәмамлый. Демир Демирев аның беренче тренеры була, аннан соң — танылган болгар тренеры Симеон Штеревта шөгыльләнә. «Борба һәм самбо» (Ямбол), «Васил Илиев» (Кюстендил), «Левски» (София) клублары өчен чыгыш ясый.
Ирекле көрәш буенча биш тапкыр дөнья һәм алты тапкыр Европа чемпионы. 2008 елда Пекинда һәм 2012 елда ЛондондаStanka Zlateva Hristova — Olympic Athlete | London 2012 үткән Олимпия уеннарының көмеш призеры. 2012 ел Олимпия уеннарын ябу тантанасында Болгария флагын тотып бара.
2007, 2010 һәм 2011 елларда Болгарияның Ел спортчысы дип таныла. 2016 елда спортчы карьерасын тәмамлый һәм тренер булып эшли башлый.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Hristova, Stanka Zlateva (BUL) Bulgaria's Top Wrestler Zlateva Deserved Olympic Gold — Coach
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:1983 елда туганнар Төркем:1 март көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Болгариядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе