Айрат Хәмитов, Айрат Ринат улы Хәмитов (Айрат Ринатович Хаметов, 1971 елның 2 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – биюче, педагог, 2005 елдан Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Татарстан Республикасының халык, Россия Федерациясенең атказанган (2021) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1971 елның 2 мартында Казанда туган. Әти-әнисе чыгышлары белән Әтнә районыннан. Балачагы Әтнә районында узган. Мәктәптән соң Казанга килә, һәм 14 яшендә аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә алалар (балигъ булмаганлыктан, ТАССР Министрлар Кабинетында ансамбльдә эшләргә рәсми рөхсәт бирәләр). Гап-гади биючедән ансамбль җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән кешеЭлмира Нигъмәтҗан. Айрат Хаметов: «Сәхнә яшьлекне һәм матурлыкны ярата». «Яңарыш», 06.10.2021. Армиядә хезмәтне хәрби ансамбльдә үткән. Хореография белеме алу өчен, армиядән соң, Мәскәүгә, Россия театр сәнгате институна укырга китә.

Россия театр сәнгате институты – ГИТИСны һәм Казан дәүләт мәдәният институтын «хореография режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 20 елга якын (35 яшенә кадәр) ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булганАйрат Хаметов назначен художественным руководителем Государственного ансамбля песни и танца РТ. Татцентр.ру. 2005 елда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә (2000―2005 елларда сәнгать җитәкчесе булып эшләгән ТР атказанган артисты Ренат Сөләйман улы Вәлиев урынына). 2008―2012 елларда «ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә ярдәм итү һәм үстерү төбәк хәйрия фонды» иҗтимагый фондын җитәкләгән Хаметов Айрат Ринатович. checko.ru.

Айрат Ринат улы 1982 елда Лима Кустабаева оештырган «Юлдаш» бию студиясе белән җитәкчелек итә, хореографик, музыкаль училищелар белән тыгыз элемтәдә тора, алар белән хезмәттәшлек итә. Ул кайда талантлы укытучылар, яшьләр барлыгын яхшы белә. Уку йортларының чыгарылыш имтиханнарына барып, яшьләр белән аралаша, таныша. Шуңа күрә талантлы яшьләр ул җитәкчелек иткән ансамбльгә килеп тора. Еш кына коллективның уртак иҗади эшчәнлегенә Россия Федерациясендә киң танылган балетмейстер, куючы режиссер, рәссам, композиторларны җәлеп итәАйрат Ринатович Хаметов. gosansambl.ru.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт программалары, проектлары (алар арасында «Изге бакча», «Татар туе» һ.б.) авторы һәм режиссеры гына түгел, ә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә күп кенә хөкүмәт чаралары режиссеры, мәсәлән, Мәскәүдә, Казакъстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Беларусиядә, Төркиядә «Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре», шулай ук Россия төбәкләрендә федераль Сабантуйлар режиссеры.

Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате факультетының халык биюе кафедрасы мөдире булып эшләгән, профессор Айрат Хаметов. festrussia.ru.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Халык артисты 2017 ― ТР Президентының Рәхмәте ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өченВ Казани состоялся юбилейный концерт Госансамбля песни и танца Татарстана. mincult.tatarstan.ru, 13.12.2017 2021 – Россия Федерациясенең атказанган артистыУказ Президента Российской Федерации от 20.04.2021 г. № 227

Шәхси тормышы Хатыны Ләйсән Рәшит кызы (Мостафина, 1973 елгы) ― ТР халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, ансамбльдә педагог-репетитор. Олы кызларының 3 баласы бар. Кече кызлары хореография училищесын тәмамлаган, ансамбльдә бииОльга Иванычева. Айрат Хаметов: У нас даже двери поют, а не скрипят. «Казанские ведомости», 17.12.2020.

Искәрмәләр

Сылтамалар Айрат Хәмитов. Ком сәгате, 03.11.2019. YouTube видео, 51:10 Рузилә Мөхәммәтова. Җыр һәм бию ансамбле: түбәдән су ага, диварлар ярык яки Иске аэропорт бинасы турында хыял. Интертат, 17.10.2022 Айрат Ринатович Хаметов — Строгий, но справедливый!" «Творческая Среда» #11 RUTUBE видео, 18:59 Айрат Ринатович Хаметов. gosansambl.ru

Төркем:Татар биючеләре Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре