Элчин Хөсәенбәйли (; ; 1961 елның 23 декабре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Җәбраил районы, Маһмудлу) ― язучы-драматург, публицист, Азәрбайҗан Язучылар берлеге әгъзасы, «Ulduz» (Йолдыз) журналының баш мөхәррире (2004―2014)Elçin Hüseynbəyli , «Ədəbiyyat qəzeti»нең (Әдәбият газетасы) баш мөхәррире (2014)"Ədəbiyyat qəzeti"nin yeni baş redaktoru təqdim olunub Elçin Hüseynbəyli istefa verdi… . Азәрбайҗан Язучылар берлеге рәисе киңәшчесе (2014), Азәрбайҗан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2019). Төрки дөньяның халыкара фәннәр академиясенең мактаулы докторы.

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 23 декабрендә районының Маһмудлу авылында туган. 1979 елда шул ук районның Шүкүрбәйли авылы урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлаган. 1980―1982 елларда Совет Армиясендә пехотада хәрби хезмәт үткән, «Отличник» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

1989 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

1997 елда Варшавада Кеше хокуклары буенча җәйге мәктәпне тәмамлаган. 1999 елдан төрле массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән Азадлыг радиосында эшләгән, радионың Баку бюросын оештырган. Ул беренчеләрдән булып Азәрбайҗанда яңа мәгълүмати модель тәкъдим иткән.

2004 елның маенда Азәрбайҗан рәисе Анар тәкъдиме буенча «Ulduz» (Йолдыз) журналының баш мөхәррире итеп сайланган, бу вазыйфаны 2014 елның 27 мартына кадәр башкарган. «Ədəbiyyat qəzeti»ның (Әдәбият газетасы) баш мөхәррире, Югары аттестация комиссиясе рәисе киңәшчесе булган.

2021 елда Азәрбайҗан язучылар берлеге сәркатибе итеп сайланган. Халык язучысы Анар аны яңа буын әдәбиятының лаеклы вәкиле һәм синтетик жанрларда язучы каләм кешесе буларак бәяләгән: «Безнең әдәбиятта Элчин мисалында бик талантлы, кызыклы, уникаль, оригиналь прозаик үсеп чыкты. Аның әсәрләрендә сюрреализм, магик реализм, мифик фикерләү, фольклорга бәйлелек элементлары бар, һәм аларның синтезы ясалма түгел, ә әдипнең эчке дөньясыннан күчерелгән синтез».

Элчин Хөсәенбәйли турында илнең иң мәшһүр әдәбият эшлеклеләре 200 гә якын мәкалә язган. Ул төрки дөнья әдәби журналлары конгрессының генераль сәркатибе, Азәрбайҗан буенча рус телендә нәшер ителә торган «Южный Кавказ» (Güney Qafqaz, Көньяк Кавказ) журналының координаторы һәм мөхәрриреВ Баку презентовали русскоязычный «Южный Кавказ». russkiymir.ru, 15.03.2012.

Бөтендөнья азәрбайҗаннар съезды делегаты.

2000 елда талантлы яшь язучы буларак Президент стипендиясенә, 2008 елда ― Президентның махсус премиясенә лаек булган.

2001 елда ― «Йосыф Самедоглу исемендәге иң яхшы проза әсәре», 2007 елда ― «Һомай», 2009 елда – Мәдәният һәм туризм министрлыгының «Алтын сүз» (проза буенча беренче номинант буларак), төрки дөньяны өйрәнү буенча Фәннәр академиясенең «Алтын Йолдыз» медале, Низами Ганҗәви исемендәге медаль, ТҮРКСОЙның «Чыңгыз Айтматов» һәм «Мәхтүмколый», шулай ук берничә әдәби бүләкләр иясе. Төрки дөньяның халыкара фәннәр академиясенең мактаулы докторы.

Аның хикәяләре һәм романнары югары һәм урта мәктәпләрдә укытыла.

«Биюче малай» (Rəqs edən oğlan), «Балык-кеше» (Balıq adam), «Икәү өчен уен» (İki nəfər üçün oyun), «Җәнаб XXI гасыр» (Cənab 21-ci əsr), «Әрем акчарлаклары» (Yovşan qağayılar), «Тут агачы буенча» (Tut ağacı boyunca), «Унөченче фәрештә, 141нче Дон Жуан» (On üçüncü həvari, 141-ci Don Juan), «Шаһ Аббас» (Şah Abbas), «Метро үзәне» (Metro vadisi), «Юл чатында качыш» (Yolayrıcında qaçış), «Азых» (Azıx), «Төньяк кәләше» (Şimallı gəlin), «Копельхауста бер кич» (Kopelhausda bir axşam), «Янә ике ут арасында» (Yenə iki Od arasında), «Күзеңә якты төшә» (Gözünə gün düşür), «Ак һәм кара» (Ağ və qara), «Сау бул» (Vida), «Диңгез хикәяләре» (Dənizin nağılları) китаплары, унике роман, йөздән артык хикәя, очерк һәм мәкаләләр авторы.

Аның романнары һәм драмалары нигездә синтетик жанрларга карый: Кичә, бүген һәм киләчәк. Аның беркетелүе салмак, стиле индивидуаль. Нигездә ул милли проблемаларга кагыла, әмма дөньяны тулаем кабул итә. Аның романнары һәм драмалары конкрет идеягә нигезләнгән, сюжет линиясе кискен интригага корылган. Аның хезмәтләре инглиз, рус, алман, француз, поляк, украин, литва, корея, фарсы һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән, төрки телле халыклар телләренә яраклаштырылган. «Казан утлары» журналының 2025 елгы 3нче санында Гүзәл Гыйниятуллина тәрҗемәсендә «Төньяк кәләше» хикәясе урнаштырылган (130―139нчы битләр).

Аның китаплары Төркиядә, Иранда, Россиядә, Литвада, Үзбәкстанда һәм Гөрҗистанда басылып чыккан.

Европа Берлегенең регионда конфликтлашучы яклар буенча төрле проектларында катнашучы һәм координатор.

Азәрбайҗан язучылар клубын оештыручы. Нигездә клуб низагның Карабах зонасында проектларны гамәлгә ашырган. Сәнгать эшлеклеләренең конфликт зонасына сәфәрләрен оештырган.

Аның пьесалары илдә һәм аннан читтә берничә тапкыр куелган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 елның 24 маенда Азәрбайҗан Республикасының дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Шәхси тормышы Өйләнгән. Ике баласы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар "Qaçaq qocalar" tamaşası nümayiş olunub www.goodreads.com — Elçin Hüseynbəyli Эльчин Гусейнбейли. Азербайджан

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Азәрбайҗан драматурглары Төркем:Азәрбайҗан публицистлары Төркем:Азәрбайҗан журналистлары Төркем:Азәрбайҗанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар