Никушор Дан (;1969 елның 20 декабре, Румыния, Брашов жудецы, Фэгэраш) — румын сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, галим (математик), 2025 елның 19 маеннан Румыниянең сайланган президенты.
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 20 декабрендә Фэгэрэш (Брашов жудецы) шәһәрендә туган, туган шәһәрендә Раду Негру исемендәге урта мәктәптә укыган. 1987 һәм 1988 елларда Халыкара математика олимпиадаларында беренче урыннарны алып, абсолют нәтиҗәләр күрсәткән. Бухарестка 18 яшендә күчеп килә, Бухарест математика өйрәнә.
1992 елда математиканы өйрәнүне дәвам итү өчен Франциягә күчеп килә: Франциянең иң абруйлы Зур мәктәпләренең берсе булган Париж Югары нормаль мәктәбендә курслар уза, анда магистр дәрәҗәсен ала. 1998 елда Université Sorbonne-Paris-Nord университетында математика буенча докторлык дәрәҗәсен ала, Кристоф Суле һәм Даниэль Барски җитәкчелегендә язылган «Courants de Green et prolongement méromorphe» диссертациясен яклый. Шул ук елда Бухарестка кайта, үзенең кайту сәбәпләре итеп француз мәдәниятенә яраклашмаганлыгын һәм Румынияне үзгәртү теләген атыйSandra Pralong (ed), De ce m-am întors în România, «10 ani în România» , Polirom, 2010, .
Никушор Дан Румыния академиясенең математика институты кысаларында, Париж Югары нормаль мәктәбе үрнәгендә Булдырылган Școala Normală Superioară Bucuresti университетын оештыручыларның берсе һәм беренче административ директоры һәм 2011 елда математика профессоры була«„Piratul“ Nicușor visează naufragiul lui Oprescu» , România Liberă, 29 November 2011..
Румыния депутатлар палатасының элеккеге әгъзасы, шулай ук уң үзәкчел Румыния коткару берлеге сәяси партиясенә нигез салучы һәм элеккеге лидеры. 2020 елда Румыниядә җирле сайлауларга нәтиҗә ясаганнан соң Бухарест примары булган.
2025 елда Румыниянең президент катнашкан, анда фиркәсе тарафыннан хупланган һәм белән икенче турга чыккан. 2025 елның 18 маенда узган сайлауларның икенче турында 54% тавыш җыйган һәм Румыниянең яңа президенты булып җиңү яулаган. Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Румыния галимнәре Төркем:Румыния математиклары Төркем:Румыния сәясәтчеләре Төркем:Румыния президентлары Төркем:Бухарест университетын тәмамлаучылар Төркем:Бухарест примарлары