Равил Шаһимәрданов, Равил Габделнур улы Шаһимәрданов (Равиль Абдулнурович Шагимарданов; 1936 елның 21 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2023 елның 29 июне, шунда ук) ― техник фәннәр кандидаты, Россия су хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Югары Идел филиалы директоры (1993 елга кадәр), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтын оештыручыларның берсе һәм директоры (1993―2010). Россия Экология академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан авыл хуҗалыгы институтының шәрәфле профессоры, Россия Федерациясенең атказанган экологы.
Тәрҗемәи хәле 1936 елның 21 мартындаШагимарданов Равиль Абдулнурович. VIPERSON Казанда, Суконный бистәсендә туган. 1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаган (1959). Татарстанның булачак беренче президенты Минтимер Шәймиев белән бер вакытта укыганнарНаши выпускники. Институт механизации и технического сервиса КГАУ. Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы аспирантурасында укып, техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алган. Совет Армиясендә хезмәт иткән, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан. Татарстанга кайтып, Усад авыл хуҗалыгы училищесында (ПУ―70, әлеге уку йорты 2015 елда ябылганВысокогорский район рассматривает возможность воссоздать училище в Усадах. Биектау ТВ, 22.09.2023) укыта башлаган. 1961 елдан 1976 елга кадәр Казан авыл хуҗалыгы институтында (2025 елдан аграр университет) булачак агроном һәм инженерларга авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итүнең гидравлика курсын укыткан, доцент.
1976 елда курсташы, ТАССР мелиорация министры Минтимер Шәймиев үз янына чакырып алган һәм Төньяк гидротехника һәм мелиорация (Екатеринбург) Казан Гидрология һәм су ресурслары бүлеген җитәкләргә тәкъдим иткән. Шул көннән башлап, галим Татарстанның су ресурслары белән ныклап шөгыльләнә башлаган.
1993 елда аның башлангычы белән ТР Фәннәр академиясенең Табигый системалар экологиясе институты оештырылган (2008 елдан Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыЭкология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты. Татарская энциклопедия TATARICA). Равил Габделнур улы Шаһимәрданов әлеге яңа институтның беренче директоры булган һәм аны 2010 елга кадәр җитәкләгән. Институт галимнәре һәм белгечләре тарафыннан ТРның экологик иминлеген тәэмин итү буенча мөһим фәнни проектлар тормышка ашырыла: нефть продуктлары һәм авыр металлар микъдары буенча туфракларның төбәк сыйфат нормативлары эшләнә; ТРда органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү системасы эшләнә; атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту өчен атмосфераның пычрану чыганаклары буенча автоматлаштырылган мәгълүмат базасы булдырыла. Татарстан, Чуашстан, Мари Эл, Сембер өлкәсе өчен гидрологик карталар булдырыла. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә тискәре техноген тәэсирен бәяләү һәм фаразлау эше башкарыла. Институт галимнәренең актив катнашында 2005 елда Казанның 100 еллыгына «Татарстан Республикасы Атласы» нәшер ителгәнАсия Горшкова. Чирек гасыр бергә. «Безнең мирас», 2021 ел, № 4 (328). – Б.59-60..
2023 елның 29 июнендә вафат булганАкадемия наук Республики Татарстан выражает соболезнование родным и близким в связи с кончиной ШАГИМАРДАНОВА РАВИЛЯ АБДУЛНУРОВИЧА.
Иҗтимагый эшчәнлеге ТР ФА Президиумы каршындагы Экология проблемалары Советы әгъасыСостав Бюро НТС ТР Дәүләт музееның Попечительләр Советы әгъзасы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Мактау грамотасы ― мелиорация-хуҗалык эшчәнлеген нәтиҗәле башкарганы һәм фәнни-оештыру өлкәсендә уңышлы эшләгәне өчен «Су хуҗалыгы отличнигы» күкрәк билгесе Россия Федерациясенең атказанган экологы «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «Әйләнә-тирә мохитне саклаудагы казанышлары өчен» медале
Шәхси тормышы 1967 елда өйләнгән. Хатыны Сиринә (Сәлимшина), Мәскәү технология институтын тәмамлаган. Олы улы Рөстәм КАИ тәмамлаган, Мәскәү тимер юлында коммерция директоры. Рөстәм өйләнгән, балалары: Рафаэль, Роберт, Руслан, Ренард, Лилия. Кече улы Айдар КДУ, КДФЭИ, Россия Ислам институтын тәмамлаган, бизнес белән шөгыльләнә, Россия Федерациясе мөселман эшкуарлары ассоциациясе президентыГульназ Бадретдин, Айрат Шамилов. Радик Миннахметов о рекордном ифтаре: «Казаны для плова собирали со всего СНГ!» Бизнес-Онлайн, 20.06.2016. Айдар өйләнгән, балалары: Әмир, Асель, МәрьямСиринә Сәлимшина-Шаһимәрданова. Тукай «таныштырды». «Безнең мирас», 2021 ел, № 4 (328). ― Б.61.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Минтимер Шәймиев. Нурлы шәхес. «Безнең мирас», 2021 ел, № 4 (328). – Б.56―58. Асия Горшкова. Чирек гасыр бергә. «Безнең мирас», 2021 ел, № 4 (328). – Б.59―60.
Сылтамалар Шагимарданов Равиль Абдулнурович. VIPERSON
Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт аграр университеты укытучылары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган экологлары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр